Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләчедә республикакүләм гастрофестиваль узды

13 сентябрь көнне Теләчедә «Милли кухня традицияләрен торгызу – мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» дип исемләнгән республикакүләм гастрофестиваль узды.

Әлеге чара якташлары – РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланды.

Сабан туе мәйданына корылган зур табын районның, Әлмәт, Сарман, Яшел Үзән, Апас, Саба районнарының иң уңган хуҗабикәләренең, алай гына да түгел, яшь киленнәрнең, балаларның да сыйларыннан сыгылып тора иде. Жюри дә саллы. Аш-су остасы, эшмәкәр, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, якташлары Равилә Шәйдуллина; ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов; «Тәме булсын» рестораннар челтәре хуҗабикәсе Резедә Хөсәенова исемнәрен атау да чараның дәрәҗәсе турында сөйли. Төрле милләт вәкилләренең дә үз ризыкларын тәкъдим итүе ямь өстенә ямь өстәде. Бер генә тәм-том да игътибарсыз калмады, иң-иңнәрне мәртәбәле жюри билгеләп, җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Илнур Вәлиуллин фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ