Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин IX чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.

Казанның Вахитов районында урнашкан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей мәйданчыгында ачылган 43 нче сайлау участогына Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза Әкрамовна белән бергә килде.

«Бу минем җаваплылыгым. Сайлау участогына тавыш бирүнең беренче көнендә иртән килү минем өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. – Кәеф яхшы, республикада зур әзерлек эшләре башкарылды, сайлаучылар белән очрашулар оештырылды. Ни өчен Дәүләт Думасына сайлауларга килү мөһим соң? Чөнки без Дәүләт Думасына үзебезнең депутатларны – Татарстан вәкилләрен сайлыйбыз, алар белән бергә эшлибез, республиканың һәм тулаем илнең алга таба үсешенә һәм чәчәк атуына юнәлдерелгән актуаль бурычларны хәл итәбез».

Тавыш бирүдән соң Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучылар, шулай ук мәктәп территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар белән аралашты.

18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Парламент составына 450 депутат сайланачак: 225е – федераль партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк – бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ