Логотип Магариф уку
Цитата:

Студент егет «Söylä Tatar» сервисын уйлап тапкан

Иннополис университетының икенче курс студенты Нурислам Данисов, «Үз телем» республика бәйгесендә җиңү яулап, үз проектын үстерү өчен грант откан.

 

Егет татар сөйләмен текстка әйләндерә торган сервис уйлап тапкан. 200 мең сумлык грант акчасын әлеге сервисның беренче версиясен эшләүгә юнәлтергә тели яшь белгеч.

Нурислам уйлап тапкан сервис «Söylä Tatar» дип атала. Аны куллану өчен татарча яңгыраган аудиоязманы сервиска йөкләргә яки микрофон аша сөйләргә  кирәк. Нәтиҗәдә тиешле тыныш билгеләре һәм таймкодлары куелган әзер текст чыгарга тиеш. Әзер мәгълүмат Word, PDF форматында яки субтитрлар рәвешендә бастырыла ала.

Яшь белгеч исәпләвенчә, киләчәктә «Söylä Tatar» ASR-моделе буенча сөйләмне автомат рәвештә таный башларга да мөмкин.

Фото һәм мәгълүмат Иннополис университетының Макстагы рәсми аккаунтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ