Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесе финалында уңышлы чыгыш ясады

3 августта Красноярскида 5–7 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесенең финалы тәмамланды.

Финалга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән йөзләгән укучы җыелды. Берничә көн дәвамында алар экспертлар лекцияләрендә катнашты, командаларда практик биремнәр үтәде һәм үз проектларын яклады.

Татарстан Республикасы Әлки районының Чуваш Борнае мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте. 6 нчы сыйныф укучысы Ильяна Вәлиева, остазы Гөлнара Илгиз кызы Вәлиева җитәкчелегендә, бәйгенең призеры итеп танылды. Ә шул ук мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Эмилия Вәлиева җиңү яулап, төп бүләккә – Мәскәүдән Владивостокка кадәр туристик поезд сәяхәтенә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлки районыннан тагын бер укучы – Сиктермә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Полина Краснопёрова да «Зур тәнәфес» бәйгесе финалы призёры исемен алды.

Бәйге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул яшь буынның сәләтләрен үстерү, остазлык институтын ныгыту һәм балалар башлангычларын хуплауга юнәлдерелгән.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ