Арчада кыз бала югалган!

Дүшәмбе Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Илүзә исемле кыз бала югалган. Социаль челтәрләрдә шундый мәгълүмат таралды.

Фото: arskmedia.ru
Фото: arskmedia.ru

16 нчы июль көнне 22.00 тирәсендә кыз беркемгә әйтмичә өйдән чыгып киткән. Телефонына шалтыратып булмый (не доступен). Төне буе эзләүләр дә уңыш китермәгән.

Илүзәнең өстендә ертыклы зәңгәр джинсы, ак футболка, кара кофта. Күрүчеләр булса, хәбәр итүегезне сорыйбыз, дип күрсәтелгән белдерүдә.

Добавить комментарий