Логотип Магариф уку
Цитата:

Ашаган белми, тураган белә

Бервакыт борынгы грек философы Сократтан: “Өлкән яшьтә дә шулай сәламәт булуыгызның сере нидә?” – дип сораганнар. “Башкалар ашар өчен яшәсә, мин яшәр өчен ашыйм”, – дип җавап биргән философ. Чыннан да...

Бервакыт борынгы грек философы Сократтан: “Өлкән яшьтә дә шулай сәламәт булуыгызның сере нидә?” – дип сораганнар. “Башкалар ашар өчен яшәсә, мин яшәр өчен ашыйм”, – дип җавап биргән философ. Чыннан да, дөрес туклану – нык иммунитет, ягъни сәламәтлек, дигән сүз.


Гадәт гаиләдән килә


Күпчелек гадәтләр, шул исәптән ашауга кагылышлылары да, 6-12 яшьтә формалаша. Ата-ана дөрес туклануны баласына үз мисалында күрсәтергә тиеш. Үзең ул азык-төлекне кулланмаганда, балага: “Брокколи кәбестәсе аша, сөт эч”,  – дип тукып торудан ни мәгънә? Ризыкны мактау яки бүләкләү чарасы буларак файдалану шулай ук дөрес алым түгел. Балагызның теге яки бу гамәленнән канәгать икәнегезне белдерәсегез килсә, туңдырма яки шоколад алып бирү урынына, берәр кызыклы китап йә артык кыйммәт булмаган уенчык сатып алыгыз. Белгечләр фикеренчә, физик хәрәкәтнең җитәрлек булмавы, майлы һәм баллы ризыкларны күп ашау сәбәпле, мәктәп яшендә артык масса җыйган бала, ничек кенә теләсә дә, киләчәктә аннан котыла алмаска мөмкин. Шуңа күрә ата-ана баласының дөрес туклануына кечкенәдән игътибар итәргә тиеш.



Туклану культурасы


Әле беребез дә тулысынча дөрес тукланам, дип авыз тутырып мактана алмый. Ашыйсы килсә дә, килмәсә дә, компания өчен дә ашыйбыз бит. Режим буенча туклану зарур. Безнең җирлектә үскән ризыкларны куллану дөресрәк, чөнки кеше аларга туганнан ук ияләшә. Һәр үсемлек, һәр ризык үзенә генә хас энергиягә ия. Чит төбәктән китерелгән азык-төлеккә кеше организмы ияләнү өчен күпмедер вакыт кирәк.


Ризыкның ни рәвешле әзерләнүе һәм аның табынга ничек бирелүе, кешенең аны ничек ашавы да мөһим. Ашау – үзенә җылылык һәм ярату сеңдергән йола булырга тиеш. Тынычлыкта һәм дога укып пешерелгән ризык зур көчкә ия һәм бик тәмле дә була.


Эдуард Минһаҗев, аш-су остасы.


 


Чикләвекле эремчек


Эремчек – 100 г, чикләвек – 30 г, йөзем – 20 г, каймак – 20 г.


Майсызландырылган эремчеккә миндаль чикләвеге, йөзем һәм каймак салып болгатабыз.


 


Карлыган һәм бал салып пешерелгән солы боткасы


Солы ярмасы – 50 г, бал – 10 г, кара карлыган – 50 г, су – 150 г.


Кайнап чыккан суга солы ярмасын салып 3 минут пешерәбез, аңа карлыган өстәп, тагын аз гына кайнатып алабыз һәм сүндерәбез. 5-7 минуттан, ашар алдыннан бал салабыз.


Фоторәсемнең чыганагы: www.jlady.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ