Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар күпләп тусын!

Көз ахырында Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусы сафка басачак. Бүген аның төзелеше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Илбашын ТР вице-премьеры Васил Шәйхр...

Көз ахырында Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусы сафка басачак. Бүген аның төзелеше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Илбашын ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. озатып йөрде.


4


Республикабызның булачак аналары өчен шактый куанычлы һәм көтелгән вакыйга инде бу. Бала тудыру йорты моннан ике ел элек төзелә башлаган. Көз ахырында биредә яңа туган балалар тавышы ишетелер, дип планлаштырыла. Әлеге заманча корпус заманча җиһазлар белән тәэмин ителеп, табиблар яңа туган баланың да, ананың да сәламәтлеге сагында тору өчен хезмәт итәчәк. Яңа бала тудыру корпусы 159 булачак анага исәпләнгән. Татарстан Президенты исә перинаталь үзәкнең гамәлдәге бинасында да булды. Маловлар гаиләсенең өченче балалары Софияне алып чыгу тантанасында катнашты, ата-анага изге теләкләрен ирештерде.


5


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ