Логотип Магариф уку
Цитата:

 Балалар нигә «Болгар - туган тел» аланын үз итә?

Җәй җитү белән әти-әни баланы кая урнаштыру турында баш вата башлый. Кемдер – диңгез буена, кемдер авылга – әби-бабай янына барса, күп бала яшьтәшләре белән бергә, төрле лагерьларда ял итүне хуп күрә....

Җәй җитү белән әти-әни баланы кая урнаштыру турында баш вата башлый. Кемдер – диңгез буена, кемдер авылга – әби-бабай янына барса, күп бала яшьтәшләре белән бергә, төрле лагерьларда ял итүне хуп күрә. Бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр арасында да «Сәләт» аланнары аеруча популяр дисәк дә ялгыш булмас. Шундыйларның берсе – «Болгар - туган тел» аланы.


Спас районындагы Болгар тыюлыгында оешкан палаткалы лагерьның 1 нче  сменасында Киров, Курган, Свердловск, Самара, Оренбург, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Чувашия, Татарстан республикаларыннан 500 ләп укучы ял итте. “Болгар-туган тел” аланы программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Биредә һәр көнне күренекле татар язучылары, шагыйрьләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар оештырыла, мастер-класслар үткәрелә.


– Без монда рәхәтләнеп үз ана телебездә аралашабыз, төрле юнәлештә мастер-классларда катнашабыз, яңа дуслар табабыз. Ел саен бирегә килүчеләр саны арта, шунысы белән дә кызык, – диләр лагерьда ял итүче балалар.


Беренче смена июнь 8 еннән 14 енә кадәр узды, ә икенче смена 18 че июнь көнне башланып китәчәк.


Тулырак мәгълүматны 8(843) 292 16 00 номерына  шалтыратып белергә мөмкин.


 view_2698807_2257276 view_2698807_2257278 view_2698807_2257280 view_2698807_2257283 view_2698807_2257289 view_2698807_2257290


Фотосурәтләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әби-бабай янында лучше түгел микән? Автор: Баттал

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ