Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен тылсымлы кич!

«Роналд Макдоналд йорты»на кунаклар бик еш килә, төрле чаралар үткәрәләр. Чираттагысы 31 октябрьдә узды. Кунакханәдә яшәп, Республика балалар клиник хастаханәсендә айлар буе дәваланучы балаларга...

«Роналд Макдоналд йорты»на кунаклар бик еш килә, төрле чаралар үткәрәләр. Чираттагысы 31 октябрьдә узды.


 
Кунакханәдә яшәп, Республика балалар клиник хастаханәсендә айлар буе дәваланучы балаларга «Татарстанның кечкенә принцессалары» оешмасы кызлары «Гадкий утенок» әкиятен укыды. «Принцессалар» белән бергә кунакханәгә «Миссис Планета 2016» титулы иясе Рада Кузьмина, һава торышы алып баручысы Анастасия дә рольләргә керде. «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүче балалар, аларның әти-әниләре өчен чын могҗизалы, якты бәйрәм булды ул. Мастер-класслар да узды. «Биредә аерым мохит,- дип тәэсирләре белән уртаклашты Рада Кузьмина. – Гадәти тормыштан кала икенче дөнья барын аңлыйсың... Балалар тын да алмыйча әкиятне тыңлый. Аларга күп кирәкми: бер җылы сүз, якты караш, чын күңелдән сөеп-кочып алу – шул җитә. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, күбрәк изгелек эшләсәк иде...»

mak-jjorty


mak-1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ