Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы беренче класска интернет аша яздыру тәртибе

1 февральдән балаларны беренче класска яздыру башланды. Ата-аналар бу эшне, мәктәпкә килеп (кабул итү комиссиясенең эш вакытын алдан белешергә), яки интернет аша – Татарстан Республикасының дәүләт һәм...

1 февральдән балаларны беренче класска яздыру башланды. Ата-аналар бу эшне, мәктәпкә килеп (кабул итү комиссиясенең эш вакытын алдан белешергә), яки интернет аша – Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырып та башкара ала.


0 адым

 Гаризаны электрон рәвештә тапшыру өчен, башта Россиянең дәүләт хезмәтләре порталында, аннары Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.


https://uslugi.tatarstan.ru/ адресы буенча Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, “Образование” бүлеген сайлыйбыз.


1 адым

Аннары «Образовательные учреждения: подача заявления, получение информации о программах» дигән бүлеккә чиртәбез дә гаризаны тутырабыз. Биредә ата-аналар үз муниципаль районын-шәһәрен һәм үзләрен кызыксындырган белем бирү оешмасын сайлый, аннары балалары һәм үзләре турында тиешле мәгълүматны тутыра.


2 адым

Эшне төгәлләп бетергәч, система номер тәкъдим итә. Ата-аналар үз гаризалары буенча чыгарылган нәтиҗәне шул номер буенча белә ала.


Гаризаны электрон рәвештә тутырганнан соң, документларның оригиналларын – баланың туу һәм яшәү урыны турында теркәлү таныклыкларын биш көн эчендә белем бирү оешмасына алып килергә кирәк.


Баланы беренче класска кабул итү гаризасы җиде көндә карала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ