Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык белмәсә, халикъ белә

Борынгыларның: «Яхшылык эшлә дә суга сал – балык белер, балык белмәсә, Халикъ белер» дигән зирәк сүзе дә, нәкъ май чүлмәге кебек, безне беренче сүзеннән үк яхшылык, изгелек кылырга чакырып тора. Бу мә...

image002Борынгыларның: «Яхшылык эшлә дә суга сал – балык белер, балык белмәсә, Халикъ белер» дигән зирәк сүзе дә, нәкъ май чүлмәге кебек, безне беренче сүзеннән үк яхшылык, изгелек кылырга чакырып тора. Бу мәкальне күпләр, нигәдер, балык белән халыкны рифмалаштырып, «халык белмәсә, балык белер» дип яза. Әмма болай язу мәкальне дөреслектән ерагайта. Аның нигезендә: яхшылык кылуың- ны кешегә сөйләп мактанма, аны Аллаһы Тәгаләнең белүе җитә дигән мәгънә ята. Халикъ – Аллаһның 99 исем-сый- фатларының берсе, гарәпчәдән бар итүче дигәнне аңлата.


«Сөләйман»нан  башланды


Мәликә  абыстай  Гыйльметдинованың  ислам  дине  юлыннан  китүе  берту- ган энесе Илдар Баязитов белән бәйле. Илдар хәзрәт хәзер «Ярдәм» мәчетенең имам-хатибы, ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең мөфти урынбасары. 2000 елда «Болгар» мәчетендә эшләүче Илдарны ул вакыттагы мөфти Госман хәзрәт Исхакый үз янына чакырып ала. «Сиңа мәчеттә беренче кеше булып  эшләргә вакыт. Левченко бистәсендә ташпулат хәтле Аллаһ йорты бар. Бүгеннән син шул «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы», – ди. Левченкода имам түгел, милици- онер булып эшләргә дә куркыныч булуын Илдар ул чагында кайдан белсен?! Ташпулат дигәне дә мунчадан әз генә зуррак таш йорт булып чыга. Әмма егет үкенми. Ярдәмгә иң беренче итеп яраткан апасы Мәликәне чакыра. Икәүләшеп киңәшкәннән соң, мәчетне зурайтырга дигән карарга киләләр. Әмма ничек итеп? Кесәләрендә бер тиен акча юк бит! Шунда Мәликә үзен ниндидер югары көч җитәкләп йөргән кебек тоя, ул, бер карарга килеп, Биектау районы үзәгендә яшәүче әти-әнисе Рәфкать ага белән Сания апа янына кайтып китә һәм үзе- нең нинди ният белән йөрүен әйтә. Ата белән ана озак уйлап тормый, гомер иткән йортларын сатып, Казанга, кызлары Мәликә янына, «малосемейкага» күчеп киләләр. Йорт саткан акчага мә- чет ташпулат итеп зурайтыла, икенче каты салына. Госман хәзрәтнең шаяруы чынга аша. Маҗарасыз да булмый.


Шулай мәчет күтәреп ятканда болар янына шәп машинада бер билгесез егет килеп туктый. «Левченко ташбашлары теңкәгезгә тисә», – дип, хәзрәткә телефон номерын биреп китә. Чынлап та, беркөнне мәчет биләмәсенә арматура белән коралланган төркем бәреп керә. Акча таләп итәләр. «Хәзер алып килер- гә кушам», – дип, хәзрәт теге номерны җыя. Тиз арада килеп җиткән иманлы егетләрне күрүгә, башыбозыклар асфальтка йөзтүбән капланып гафу сорый башлый. Бистәдә әнә шулай тәр- тип урнаша, мәчеткә йөрүчеләр күзгә күренеп арта.


«Сөләйман» сукырлар мәчете булып китәр дип башыма да килмәде», – ди


Мәликә ханым, шул елларны искә тө- шереп. – 2001 елда биредә балалар өчен җәйге лагерь оештырган идек. Моңа алдан ук әзерләндек, газета-журналларда игъланнар бастырдык, телевизордан чыгыш ясадык. Менә шулай, ял башла- нып берничә  көн үткәч, мәчеткә  ике оныгын җитәкләгән бер сукыр әби килеп кермәсенме! Моннан дүрт ел элек сукырайган, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Венера апа Хәлиуллина булып чыкты ул. Без аларның өчесен дә ла- герьга алдык. Аның үзен генә ничек өенә кайтарып җибәрик инде, Аллаһ кушмаганны! Әмма Венера апаның аягы җиңел булды. Аның артыннан ук, ни хикмәт, безгә сукырлар килергә тотынды. Алар «Сөләйман»да үзләре өчен җәйге лагерь ачылган дип  белгәннәр. Без  аларны  ничек  итеп кире борыйк? Менә шуннан китте инде. Венера апа алар өчен дини белем бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Илдар хәзрәт юксылларның хокукларын яклау өчен җанын  би- рергә әзер – ул миңа: «Апа, әзерлән, киләсе елдан сукыр- ларны дингә өйрәтү өчен төркемнәр җыябыз», – диде. Ул әйткән сүзенә хуҗа кеше. Луи Брайль курсларын тәмам- ладым. Төннәрен Брайль шрифтында махсус без белән методик дәреслекләр язам, дин сабаклары әзерлим. Ич- маса, китапханәләрдә  өлге  итеп файдаланырга  бер  китап та юк. Кулларым канап бетә иде».image007


Миңа бер ара «Сөләйман» мәчетендә чыга торган


«Ислам-Инфо»  газетасының   мөхәррир   урынбасары булып эшләргә туры килде. Бу вакытта мәчет зур тернәкләндерү  үзәгенә  әверелгән  иде.  Сукырлар  биредә елына ике тапкыр намаз укырга өйрәнеп, бераз хәл җыеп китәләр иде. Алар Мәликә ханым әзерләгән китаплар буенча укыйлар. 6-7 яшьлек нарасыйлардан алып 70 тән узган, аяусыз авыр хезмәттән сукырайган сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары да бар иде араларында.


Аларның  барысын  да  Мәликә  ханымның  олы  йөрәге аша чыккан Коръән сүзләре җылытты. Хәтеремдә: кышкы зәмһәрир салкын көннәрнең берсендә мәчеткә 15 яшьләрдәге ике телсез кыз бала килеп керде. Икесе дә елый, кул хәрәкәтләре белән нәрсәдер аңлатырга тырышалар. Болар Мәликә ханымны эзләп килгән булып чыкты. Соңыннан белдек: бу кызлар Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатыннан килгән. Үсмерләрне, ниндидер православие сектасына язып, чиркәүгә йөртә башлаганнар икән. Шуңа әрнеп, Мәликә ханымнан яклау эзләп  килгәннәр...  Мин  өнсез  калдым.  Телсезләргә  дә дин, иман кирәк икән шул. Әлеге кызларга Мәликәнең адресын күршеләрендә яшәүче сукыр егет биргән икән. Боларның  барысын да безгә  соңыннан  Мәликә  ханымның әнисе Сания апа сөйләде. Аннары ул шушы балалар хакына Мәскәүгә барып, сурдотәрҗемәчеләр курсларын (Казанда  юк!)  тәмамлап  кайтты.  Мәктәп-интернатта, аның ул вакыттагы директоры В.Н.Лапшин белән сөйләшеп, татар балаларына ислам дине дәресләре укыта башлады. Шәһәрнең бер очыннан икенче очына йөреп, телсез балаларның калебенә Коръән аятләрен ирештерде. Әле бит төп хезмәтенә дә кайтып өлгерәсе бар.


Кешене ният йөртә


Мәликә ханым белән «Ярдәм» мәчетендә гәп корып утырабыз. Быел аның сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәгендә эшли башлавына да 15 ел тулган. Хәзер ул шушы үзәкнең директоры. Улы белән кызының үз гаиләләре, оныклары бар. «Теләче районының Иске Җөри авылында йорт алып, ятим балалар тәрбияләү уе кайчан килде?» – дип, аңа беренче соравымны бирәм. «Без элек республика буйлап еш йөри идек, – дип башлады җавабын Мәликә ханым. – Картлар, ятим балалар йортларына кереп, аларның хәлләрен беләбез, бүләкләр өләшәбез. Бервакыт ятимнәргә күчтәнәчләребезне таратканнан соң, алардан: «Икенче килгәндә нәрсә алып килик», – дип сорагач, беләсезме нәрсә дип әйттеләр? Ул җавап «Әниләребезне алып килегез!» иде. Балага ул яраткан нинди генә татлы ризык, ул кызыккан нинди генә матур уенчык бирсәң дә, аның өчен анадан да кадерлерәк зат юк икән. Аларның шушы сүзләре еллар буе исемнән чыкмады. Балалар алу теләгемне гаиләмә дә, эштәгеләргә дә еш әйтә идем. Хыялым үз балаларым үскәч кенә чынга ашты. Шунсыз мөмкин түгел иде». «Эшне  нәрсәдән  башладыгыз?» – дип төпченәм.


«Башта аларны яхшы шартларда тәрбияләрлек йорт эзлә- дек. Ниһаять, сез искә алган авылдан мәчет янәшәсендә генә  салынган  ике  яңа  йорт табу  бәхетенә  ирештек. Бу 2013 ел азагы иде. Берсе – торак, икенчесе мәдрәсә өчен. Тәрбия йортына «Гаилә учагы» дигән исем куштык. Аларга йорт җиһазлары, төрле кирәк-ярак, спорт инвентарьлары алдык,  ямь  керттек.  Ата-аналары  баш  тарткан  ун  зәгыйфь бала сайлап алдык. Артем белән Никита – Алабугадан, Муса, Вика, Йосыф –Минзәләдән, Алмаз, Роберт, Рамазан – Дәрвишләр бистәсеннән, Фәрит белән Настя Казаннан иде, – дип санап китте Мәликә ханым. – Иң кечесенә – 5, иң олысына 14 яшь иде. Аларны хәтта волонтерлар да караудан баш тарткан, чөнки берсеннән-берсе хәлсез, елак. Җитмәсә, бәвел- ләре тотмый. Салкын күз карашларыннан, дорфа сүзләрдән куркып беткәннәр. Рамазанда даун авыруы, Робертның йөрәге чирле, Йосыф бөтенләй сөйләшми, Муса кулына кашык та тота алмый, күпләренең аяклары атламас иде. Мин аларның барысын да иң элек Республика балалар хастаханәсенә салдым. Ро- бертның шундук йөрәгенә операция ясадылар. Диагноз куеп, барысын да бик яхшы карадылар. Психиатрлар күп көч куйды. Балаларымның күзләренә нур керде. Аннары гына Җөригә алып кайттык. Теләче үзәк хастаханәсе табиблары белән килешү төзедек. Алар безнең балаларны атна саен тикшереп, дәвалап китә. КФУдан галимә Илһамия Курганова өр-яңадан сөйләшергә, көләргә өйрәтте. Хәзер безнең балалар терелүгә таба бара. Күңелләренә дуслык, туганлык хисе керде. Борчулы төннәрдә: «Гомерләре урында ятып үтәр инде», – дип уйлаган нәнүсләрем менә шулай аякка басты. Настя белән Фәрит шушы айда Казан кулинария техникумын тәмамлый. Атна саен Җөригә эне-сеңелләре янына кунакка кайтып йөриләр. Вика, Алмаз, Роберт һәм Рамазан Сабадагы коррекцион мәктәптә укый. Абыйлы-энеле Артем белән Никита Иске Җөри мәктәбендә белем ала. Йосыф белән Муса – бакчада. Мин дөньяны үзгәртерлек бернәрсә дә кормадым. Дөнья шулай элеккечә калды. Мин нибары шул бала- ларның дөньяларын үзгәрттем. Аллаһы боерса, алар киләчәктә ят кеше ихтыя- ры белән түгел, үз тормышлары  белән яшәячәкләр».


Аның исеме – Әни!image009


Мәликә ханым белән булган шушы әңгәмәдән соң, озак кына уйланып йөрдем. Нигә аның юлына гел яхшылык эшләргә сәбәпләр чыгып торган? Түзмәдем, балаларның туган авылына әйләнгән Иске Җөригә киттем.


Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән кадерле бәндәләргә әверелеп, үзләренә җылыну тапкан «Гаилә учагы» йортының нәни хуҗаларын үз күзләрем белән күрәсем, соравыма җавап табасым килде. Тәрбияче Альберт белән йорт караучы Рушания ханым мине капка төбеннән үк каршы ал- ды. «Яшәп карыйсыз да инде», – ди- дем хуҗаларга һәм зур, биек гараж янында торган «Фиат» автобусына төртеп  күрсәттем. «Бу автобусны безгә Президентыбыз бүләк итте бит», – диде Альберт. Бу минем өчен яңалык иде. Изгелек җирдә ятмый, димәк. Шактый иркен ишегалды- на үттек. Янәшәдәге сарай янында бер төркем тавык әтәч тирәли җим чүпләп мәш килә. «Ун тавыгыбыз бар, – дип сүзгә кушылды Рушания ханым. – Йомыркасы таба ашлары пешерергә кирәк. Ишегалды түрен бакча  иттек,  чәчәкләр үстерәбез».


Өй эче күңелгә тагын бер ямь өстәде. Ул бик тә кыйммәтле йорт җиһазлары – диван, урын-җир, өстәл- урындыклар, зур экранлы телевизор, компьютерлар белән бизәлгән, диварларда затлы картиналар эленгән, зал  түрендә  –  фортепиано.  Залдан аш, йокы бүлмәләренә кереп китәсе. Коридорның икенче очында – мунча. Идәннәргә  йомшак  келәм  җәелгән.


Өйдәге  рәхәтлек  күңелне  иркәләп тора. Менә укудан егетләр кайтып керде. Рамазан кыю малай икән, кул биреп күреште, калганнары тыйнак кына баш иделәр. «Ятсыналар», – ди Альберт.  «Иртәгә  безнең  әни  кай- та», – диде Артем. «Әниегез кем соң сезнең?» – дим. «Аның исеме Әни!» Монысын Рамазан әйтте. «Безнең әни дөньядагы иң әйбәт әни. Үскәч, без дә аның кебек булабыз», – ди Роберт. «Мәликә ханым һәр ял саен кайтып йөри. Әле аның белән бергә Фәрит белән Настя да кайтачак», – дип аңлатты Альберт. Соңыннан алар мине үзләренең мәдрәсәләренә дә алып бардылар. Анда күргәннәр – үзе бер могҗиза! Ни кызганыч, бары- сын да сөйләп бетереп кенә булмый. Әмма игелек турында күп сөйләү тиеш микән? Игелекне Мәликә ха- ным кебек йөрәк белән аңларга һәм хак юлдан атларга гына кирәктер.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ