Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсе чабаталары – Германиядә

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездында Балык Бистәсендә чыга торган “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире, шагыйрь, җыр текстлары авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Миңневазыйх Хаҗип улы...

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездында Балык Бистәсендә чыга торган “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире, шагыйрь, җыр текстлары авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Миңневазыйх Хаҗип улы Фатыйхов та катнаша. Ул әлеге чара турындагы фикерләрен “Мәгариф” журналына да җиткерде.


013299b2545685f5021a79737ca87b55_L


Бөтендөнья татар конгрессы съездында өченче тапкыр катнашам һәм һәрьюлы яңа тәэсирләр белән кайтам. Съезд тәҗрибә уртаклашу, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү, күптән күрешмәгән дусларың белән очрашу, яңа танышлар табу өчен зур мөмкинлек. Әлеге чара миңа матбугат вәкиле буларак кына түгел, шагыйрь, җыр текстлары авторы буларак та кызыклы. Чөнки биредә төрле катлам вәкилләре катнаша.


Һәр съездга китап, төрле сувенирлар, татар халкының атрибуты булган чабата алып барам. Кайберәүләр чабатаны хәерчелек күрсәкече дип санасалар да, мин, киресенчә, аны халкыбызның йөзек кашы дип саныйм.   Һәрьюлы аларны районыбызның Яңа Сала авылында яшәүче данлыклы чабатачы бабайдан заказ белән үрдерәм. Ул үргән татар чабаталарын бик күп илләргә, мәсәлән, үткән съезда Германиягә алып киттеләр.


Съезда минем өчен  милли сәясәт, милли матбугат секцияләре кызык.  Чөнки биредә турыдан-туры бәхәсле милләт проблемаларын күтәреп, әлеге мәсьәләләрне төрле яклап чишү юлларын эзләргә мөмкин. Бу чаралар аша башка районнарның нинди югарылыкта эш алып баруын, үзеңне борчыган мәсьәләләргә карата башкалар фикерен дә ишетәсең.


vaz-03

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ