Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бер генә төбәктә дә милли тел һәм рус теле бездәге кебек тигез күләмдә өйрәнелми»

«2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы (алга таба – Программа) кысаларында туган телдә бел...

«2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы (алга таба – Программа) кысаларында туган телдә белем бирү сыйфатын яхшырту юнәлешендә бүген республикада нинди эшләр башкарыла? ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әлеге Программаны тормышка ашыруда тоткан урыны нинди? Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик осталыгын үстерү юнәлешендә нинди чаралар планлаштырыла? Без бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов белән очрашып сөйләштек.


ildar_muhametov посл2


Дәүләт программасын финанслауның күләме арту мәгариф системасына булган игътибарның көчәюенә китерде

– Илдар Ринатович, Программа кысаларында туган телдә белем бирү сыйфатын яхшырту юнәлешендә бүген республикада нинди чаралар күрелә?
– Программаның үзенчәлеге шунда: беренчедән, аны матди тәэмин итүнең күләме артты, икенчедән, Программаның гамәлгә куелышын координацияләү эше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Матди мөмкинлекләр мәгариф системасына булган игътибарның артуына китерде. Соңгы ике елда, Программаны тормышка ашыру тәҗрибәсе күрсәткәнчә, татар һәм рус телләрен һәм Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләренең телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстерү юнәлешендә башкарылган эшләрнең төре һәм саны да уңай якка үзгәрде. Әйтик, киңрәк масштабта уздырыла торган чаралардан тел өйрәнү лагерьлары эшли башлады. Татар һәм рус телләре буенча Халыкара олимпиадалар моңарчы Татарстан Республикасында
2010 – 2015 елларга исәпләнгән «Килә­чәк» – «Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында үткәрелеп килә иде. 2016 елдан алар без сүз алып барган Программа чаралары исемлегенә кертелде. Сәләтле балалар белән эшләү юнәлешендә исә фәнни-гамәли конференцияләр, интеллектуаль бәйгеләр хәзер ешрак уздырыла. Кадрлар сәясәтенә килгәндә, югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча магистрлар, аспирантлар әзерләнә башлады. Вузлар өчен дәреслекләр, ТР Фәннәр академиясе тарафыннан күпсанлы сүзлекләр һәм академик бас­малар әзерләнде. Болар барысы да – беренче чиратта милли мәгариф системасын, гомумән, Татарстандагы милли сәясәт алгарышын тәэмин итә торган күренешләр.


– Федераль дәүләт белем бирү стандартлары белем бирү программасын гамәлгә кую шартларының, шул исәптән белем бирү ресурсларының да тиешле югарылыкта булуын таләп итә.
– Бу урында дәреслекләрне камилләштерү юнәлешендә башкарылган эш­ләрне тагын бер кат искә төшерү урынлы булыр. Татар теле һәм әдәбияты буенча I–IV сыйныфлар өчен барлыгы 15 комплект (51 исемдә), V–IX сыйныфлар өчен 35 комплект (55 исемдә) дәреслекләр әзерләнде. Шул исәптән 15 линия (64 исем­дә) дәрес­лекләре федераль исемлеккә кертелде. Бу дәреслекләргә экспертиза үткәрүгә чыгымнар шушы программага бүлеп бирелгән финанслау хисабына башкарылды.
Белүебезчә, республикада Белем бирү сыйфатын билгеләүнең төбәк системасы (РСОКО — региональная система оценки качества образования) булдырылган иде. Ул башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле предметлардан, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан да, белем бирүне тикшерү-бәяләү процедураларын үз эченә ала. Рус һәм татар телләреннән белем бирүдә аерым игътибар юнәлтергә кирәк булган урыннарны ачык­лау һәм белем сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшне яхшырту өчен, республикада мониторинглау системасы эшләп килә. Татар теле турында аерым әйтсәк, агымдагы 2015–2016 уку елында, төгәлрәге октябрь аенда, IV, VI һәм VIII сыйныфларда мониторинг тикшеренүләре үткәрелде.
IX сыйныфларда 25 апрельдә бердәм рес­публика тесты уздыру планлаштырылган. 2015–2016 уку елы йомгаклау аттеста­циясенең үзенчәлеге шунда: тугызынчылар барлыгы дүрт имтихан тапшыра ала. Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханнар каралган, ә башка ике имтиханны укучылар үзләре сайлап ала. 2016 елда сайлап алу имтиханында татар теленә өстенлек биргән укучыларның саны, башка еллар белән чагыштырганда, шактый арту уңай бәяләнергә хаклы.


– Сезнеңчә, бу күренеш нәрсәгә бәйле һәм, уңай динамикага ирешү өчен, ми­нистр­лык тарафыннан нәрсәләр эшләнә?
– Татар теленнән имтихан тапшыруны җиңел дип уйлау дөрес булмас. Моны балаларның татар теленә булган кызыксынулары, ихтирамы арту белән аңлатырга мөмкиндер. Нәрсәләр эшләнә дигәндә, контроль-бәяләү материаллары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына ур­наш­тырылды. Татар мәктәбендә һәм татар төркемендә укучы балалар изложение яза, аның иҗади биреме булачак. Рус мәктәбенең рус төркемендә укучылар өчен әлеге аудиториягә яраклаштырылган контроль-бәяләү материаллары әзерләнде. Татар әдәбиятыннан да имтихан тапшыру мөмкинлеге бар. Без, аерым сыйныфларда мониторинг тикшеренүләре үткәреп, киләчәктә кайсы темаларга аерым игътибар итәргә кирәклеген ачык­лыйбыз, һәм бу тәкъдимнәр район мәгариф идарәләренә җиткерелә. Моннан тыш мәгариф һәм фән министрлыгында белем бирү сыйфатын күзәтү һәм җайга салу буенча координацияләү советы эшли. Совет әгъзалары, муниципалитетларга чыгып, урыннардагы эш торышын өйрәнгәндә, татар телен укыту һәм милли мәгариф мәсьәләләренә игътибар итәләр, белгечләр тарафыннан тиешле белешмәләр әзерләнә.


Рус төркемнәре өчен укучыны мавыктырып укытырлык дәреслекләр әзерләү бурычы куелды


– Милли мәгарифнең үсеш перспективаларын билгеләү максатыннан, 2030 елга кадәр «Милли мәгарифне үстерү Концепциясе» проекты эшләнде. Әлеге юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыруга Программа зур этәргеч ясады дип беләбез. Концепция кайчан гамәлгә керер дип көтелә?
– Министрлык тарафыннан Концепция проекты эшләнеп, 2015–2016 уку елы алдыннан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе вакытында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде, барлык районнарга, министрлык-ведомстволарга җибәрелде. Нәтиҗәдә Концепция проектына карата тәкъдимнәр, искәрмәләр кабул ителде. Бу документ, җаваплы белгечләр төркеме тарафыннан кат-кат өйрәнеп-тикшерелеп, шактый ук камилләштерелде. Якын киләчәктә, Концепция кабул ителгәч, аны тормышка ашыру өчен, «Юл картасы», ягъни мәктәпләрдә туган телләрне өйрәтү буенча чаралар исемлеге чагылыш тапкан эш планы расланырга тиеш. Әлегә эш планнары да проект хәлендә генә.


– ТР Халыклар дуслыгы йорты каршындагы якшәмбе мәктәбе директоры М.Хухунашвили берничә ел элек рәсми чараларның берсендә дәрес­лекләр белән проблемалар булуын, диаспора вәкилләренә аларны хәтта тарихи ватаннарыннан соратып алырга туры килүен дә әйткән иде. Без сүз алып барган Программа кысаларында бүген якшәмбе мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итүдә алга китеш бармы?
– Бүген республикада чуваш, мари, удмурт, мордва, яһүд һәм башкорт телләрен өйрәнә торган мәктәпләр бар. Моннан тыш махсус сыйныфлар, мәктәпләр ачу мөмкинлеге булмаган башка милләт вәкилләре өчен якшәмбе мәктәпләре бүлекчәләре оештырыла. Агымдагы уку елында аларның саны – 35. Анда 23 милләт вә­киле белем ала. Программа якшәмбе мәктәпләренә ресурс ярдәме күрсәтүдә зур таяныч бул­ды. Әлеге төр мәктәпләрне дә­рес­лекләр белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителде. ТР Халыклар дуслыгы йортындагы, Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Менде­леевск, Яшел Үзән шәһәрләрендәге якшәмбе мәктәпләре һәм бүлекләренә компьютер техникасы, дәрес­лекләр кайтартылды. Шулай ук якшәмбе мәктәпләре укучылары һәм туган теллә­рендә белем алучы башка балалар махсус җәйге лагерьда ял итә. Ике ел саен якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен фестиваль һәм слет үткәрелә. Фестиваль иҗади юнәлештә уза, ә слетта балаларга тәрбия һәм белем бирү чаралары уздырыла, укытучылар өчен семинар оештырыла. Программа кысаларында ТР Халыклар дуслыгы йорты базасында укучыларның 7 телдә фәнни-гамәли конференциясен үткәрү дә традициягә әйләнде. Бу чарага Татарстан балалары гына түгел, күрше-тирә республика укучылары да җәлеп ителә.


– Илдар Ринатович, инде әйтеп киткәнебезчә, Программаны тормышка ашыру максатларында, моңарчы күрелмәгән күләмдә акча бүлеп бирелә, һәм моның бәрабәренә төрле милләт балаларына телләр өйрәнү өчен бердәй шартлар тудырыла. Әмма шулай да, кайбер ата-ана­лар татар телен һәр балага да укыту уңаеннан, даими рәвештә ризасызлык белдереп тора. Әлеге «баш күтәрү»нең сә­бәпләрен ачыклап карыйк әле.
– Сер түгел: әлеге ризасызлык вакытлы матбугат чараларында да, мөрәҗәгатьләрдә дә чагылыш таба. Мондый шикаятьләрне тикшергәч, ризасызлыкның күп очракта өй эшенең артык күләмле булуыннан, грамматик материалны аң­латуга тиешеннән күбрәк игътибар итеп, сөйләм күнекмәләре булдыруга, ки­ресенчә, вакытның җитәрлек бүлеп би­релмәвеннән килеп чыгуы аңлашыла. Өй эшен мөстәкыйль эшли алмагач, бала әти-­әнисенә, күршеләргә мөрәҗәгать итә, һәм шуннан канәгатьсезлек туа. Бу тиз арада тулаем хәл ителә торган мәсьәлә түгел, әлбәттә. Әмма Мәгариф һәм фән министр­лыгы проблеманы уңай хәл итү юнәлешендә эшне башлап җибәрергә ниятли. Галимнәр, практик укытучылар алдына рус төркемнәре өчен яраклаштырылган һәм укучының көче җитәрлек, аны мавык­тырып укытырлык дәреслекләр әзерләү бурычы куелды. Методик яктан әзерлекле укытучы, укучыларның һәм аудиториянең үзенчәлекләрен искә алып, өй эшен дифференциаль рәвештә бирергә кирәклеген белергә тиеш, әлбәттә. Һөнәри яктан компетентлы педагоглар бездә аз түгел, һәм алар укыткан балаларның ата-аналарыннан безгә бары уңай фикерләр генә килеп ирешә.


Программага кертелә торган үзгәрешләр Хөкүмәт карары белән раслана


– Илдар Ринатович, Сез әңгәмәбез башында: «Программаның гамәлгә куе­лышын җайга салу эше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде», – дигән идегез. Әлеге эшне кем башкара? Кем каршында хисап тотыла? Сүзне шул турыда дәвам итик әле.
– Программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Иҗтимагый совет төзелде. Аны Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсьәләләр коми­теты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вә­лиев җитәкли. Иҗтимагый советның төп бурычларыннан берсе – программаны сыйфатлы һәм нәтиҗәле тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләү. Квартал саен төп башкаручылар – министрлыклар һәм ведомстволар – хисап­лары белән танышып бару; программмага үзгәреш кертергә кирәк булган очракта, шушы тәкъдимнәрне карау Совет җа­ваплылыгында. Нинди чарага күпме акча бүлеп бирелгән, индикаторы нинди, ул үтәлгәнме, төп максатка ирешелгәнме – министрлыклар менә шушы позицияләр буенча Иҗтимагый совет алдында хисап тота. Иҗтимагый совет әгъзалары үз бәясен бирә, кирәк дип табылса, сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерә.


– Күпләрне Программаны гамәлгә кую­га бүлеп бирелгән акчаның нинди максатларда тотылуы кызыксындырадыр...
– 2015 елда Программа кысаларында 184 млн 200 мең сум чыгым белән 163 чара тормышка ашырылды. Планлаштырылган барлык чаралар үткәрелде, индикатив күрсәткечләр үтәлде. Тулырак мәгълүмат белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/544771.htm адресы буенча танышырга мөмкин.
Программага 2014 елда да, 2015 елда да үзгәрешләр кертелде. 2016 елда да өстәмәләр, төзәтмәләр булыр дип көтелә. Кызыксынучылар өчен мәгълүмат: телевидение тарафыннан тормышка ашырыла торган «Әдәби хәзинә», «Без тарихта эзлебез», «Белем дөньясында», «Переведи», «1001 җавап», «Поем и учим татарский язык» кебек проектлар Программа хисабыннан финанслана. «Ак чәчәкләр» телевизион фильмы да шул акчага төшерелде. Программа кысаларында «Болгар – туган тел» лагерен, «Агыйдел» интеллектуаль форумын уздыру тәкъдимнәре хупланды. Тәкъдимнәр башта Иҗтимагый советта карала, аннан соң ведомствоара килешү үтә, Хөкүмәт карары белән раслана.


Конкурентлыкка сәләтле укучы милли мәгариф юнәлешендә дә үз фикерен әйтә белергә тиеш

– Киң җәмәгатьчелектә «Бездә күп очракта татар телен саклауга юнәлде­релгән чаралар һаман да шул фәнни-­гамәли конференцияләр, олимпиадалар уздыруга кайтып кала» дигән фикерне дә ишетергә туры килә.
– Әлеге фикерне бу мәсьәләдән хәбәрдар булмаган кеше генә әйтә ала. Мәсәлән, Россиянең башка бер генә төбәгендә дә Россия субъектының теле һәм рус теле бездәге кебек тигез күләмдә өйрәнелми. Аннан соң фәнни-гамәли конференцияләргә, иҗади, интеллектуаль конкурсларга, олимпиадаларга тиешле бәяне бирә белергә кирәк. Конкурентлыкка сәләтле укучы тәрбиялибез дип әйтәбез икән, ул милли мәгариф, тел һәм әдәбият юнәлешендә дә үз фикерен әйтә белергә тиеш. Олимпиадада җиңгән укучыларның мәктәпне тәмамлап киткәннән соң да тормышта үз урынын табуын күрәбез. Әйтик, татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңү яулаган Актаныш егете Айдар Шәйхин, министрлыкка килеп, үзенең «Гыйлем» проектын уңышлы тәкъдим итте. Егетне үз вакытында тел өйрәнү белән кызыксындырып, гамәли куллануга омтылыш тудыра алганбыз икән, хәзер уңай нәтиҗәгә шатланырга гына кала. Халыкара олимпиадада җиңү яулаган Юто Хисияманың КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә укырга керүе дә уңай нәтиҗәләрнең берсе.


– «Яңа гасыр» каналында бара торган «Переведи» һәм балалар өчен оештырылган башка тапшырулар татар телендә сөйләшергә өйрәтәме икән?
– Татар теленә өйрәнү юнәлешендә бер тапшыруга гына ышанып тору дөрес түгелдер, минемчә. Беренче чиратта кешенең телне өйрәнергә теләге булырга тиеш. Теләге булган кеше, шушы тапшыруларны карап, сүз байлыгын арттыра, телен чарлый һәм һич югы үзенең авазларны дөрес әйтү-әйтмәвен чамалап карый ала. Хәзер бу тапшыруларның аудиториясе зур, кызыксынып караучыларның шактый күп икәнлеген беркем дә шик астына куймас.


Диагностик тест акыллы укытучыга нәтиҗә ясап уйланырга мөмкинлек бирде


– «Мәгариф» журналы педагогик хез­мәткәрләр белән һәрвакыт элемтәдә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары­ның һөнәри әзерлек мәсьәләсе – уртак проблемаларыбызның берседер, мө­гаен. Ноябрь аенда уздырылган диаг­ностик тест нәтиҗәләре буенча ми­нистрлык яисә урыннардагы мәгариф ида­рә­лә­ре (бүлекләре) тарафыннан сыйфат дә­рәҗәсен күтәрү буенча чаралар күре­ләме?
– Укытучыларының һөнәри әзерлек мәсьәләсенә килгәндә, алар, «Мәгариф турында» закон нигезендә, белем күтәрү курсларында укырга тиеш. Моңа аерым игътибар юнәлтелә, һәм, һөнәри осталыкларын арттыру өчен, укытучылар өч атналык курсларда белем ала. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучыларына дистанцион белем бирү туктатылды. Алар барысы да курсларга килеп укый. Мәгариф һәм фән министрлыгы менә шушы өч атна вакытның өчтән бер өлешен укытучыларга рус мәктәбенең рус төркемендә татар теле укыту технологияләрен, методикасын өйрәтергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.
Быелгы курсларның үзенчәлеге шунда: укытучы үзен кайсы юнәлештә әзерлексез дип саный, шул теманы сайлап ала. Мәктәп җитәкчелеге (ул үз хезмәткәренең белем дәрәҗәсен яхшы белә) укытучыны конкрет курсларга җибәрү мөмкинлегенә ия. Укытучы көз аенда, шәхси кабинетына кереп, сайлаган курсларына языла ала.
Рус төркемнәрендә эшли торган татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик сертификация проекты старт ала. Ул рус төркемнәрендә татар телен укыту методикасын камилләштерүгә юнәлтелгән.
Ә диаг­ностик тест уздыруга килгәндә, бу чара акыллы укытучыга нәтиҗә ясап, уйла­ныр­га мөмкинлек бирде. Ул үзе укыткан пред­метны, методиканы яхшы белергә кирәклегенә, һичшиксез, төшенгәндер. Диагностик тест үсешкә этәргеч булыр­га тиеш. Муниципалитетлар алдына татар теле укытучылары белән тиешле югарылыкта семинарлар үткәрү бурычы куелды. Бу уңайдан ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, дәреслек авторлары, районнарга чыгып, методик осталык буенча семинарлар үткәрә. Кайсы предметны укытуына карамастан, һәр укытучы игътибар үзәгендә булырга тиеш.


Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ