Логотип Магариф уку
Цитата:

«Без – Тукай оныклары» аланында җиде көн ничек уза?

«Без – Тукай оныклары» аланы турында ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән барып караганым юк иде әле. Арча районы Кырлай авылында урнашкан палаткалы бу аланда төп максат булып балаларны татарча сөйлә...

DSC_0437


«Без – Тукай оныклары» аланы турында ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән барып караганым юк иде әле. Арча районы Кырлай авылында урнашкан палаткалы бу аланда төп максат булып балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү тора. Баштагы елларны 80-100 бала ял итсә, быел бирегә килүчеләрнең саны бермә-бер арткан: ике сменада 200 әр бала ял итә. Программа да бик кызыклы, үзенчәлекле итеп оештырылган. Мәсәлән, беренче көнне балалар танышып, лагерьгә урнашкач, «Шүрәле безнең арада» темасына рәсемнәр ясау белән шөгыльләнсә, икенче көнне Кушлавыч авылы Тукай музей-йортына, Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексына экскурсияләргә барган.


Алга таба «Мин татарча сөйләшәм» татар теле лабораториясе, хореография, «Алтын куллар», «Курчак театры» темаларына мастер-класслар, «Тукай геройлары ни сөйли?» КВН узган. Балалар шулай ук Казан арты музее, әдәбият һәм сәнгать музее, «Әлифба» музеена экскурсияләргә барып, Арча төбәгенең һөнәрчеләре, беренче Әлифба китабының тарихы турында бай мәгълүмат туплап кайткан.


Бүген биредә Милли бәйрәм «Сабантуй - Сәләттуй» уза, ә инде җиденче көнне аланны рәсми ябу тантанасыннан соң балалар туган якларына таралышачак. Биредә Татарстаннан гына түгел Рәсәй төбәкләреннән дә килүчеләр күп икән. Сөйләүләренә караганда, бу аланга нәкъ татар телен тирәнрәк өйрәнү максаты белән киләләр.


DSC_0430


Алия Гыйниятуллина, Буа шәһәре:


– Мин быел унберенче сыйныфка күчәм. Сәләт аланнарында булырга туры килсә дә, бу аланда мин беренче тапкыр катнашам. Татар халкының бөек шагыйре Тукай эзләре буйлап экскурсияләр бик ошады. Аның иҗаты, тормышы турында без белмәгән яңа мәгълүматлар алдык. Гомумән, бу алан халкыбызның данын яшьләргә җиткерү, татар теленә карата уңай мөнәсәбәт тудыру булып тора. Мәсәлән, безнең отрядта бөтенләй татарча белмәгән кызлар-егетләр дә бар иде. Бер-ике көн үтүгә үк, алар инде аңлый башлады.


Айсылу, Таңсылу Борһановалар, Мари-Эль республикасы:


– Без татар авылында яшәсәк тә, укый торган мәктәбебез - рус мәктәбе. Ләкин безгә татар теле дәресләре керә. Шуңа да без үз телебезне онытмыйбыз. Бирегә беренче тапкыр гына килдек, иң ошаганы - балалар, әйдаманнар барысы да ачык йөзле, чын күңелдән аралашалар. Тукай йөргән сукмаклардан йөрибез, аның торган урыннары белән танышабыз. Без моны зур горурлык дип саныйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ