Логотип Магариф уку
Цитата:

Бишенче мәктәпнең Анапада Татарстан данын яклаячак сыйныфы

Лениногорскидагы 5 нче урта мәктәп коллективы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда күпләргә өлге булырдай. Юкка гына ул «Өстенлекле мәктәп», «Уңышлы мәктәп» конкурслары грантын яуламаган шул! Укучылар...

Лениногорскидагы 5 нче урта мәктәп коллективы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда күпләргә өлге булырдай. Юкка гына ул «Өстенлекле мәктәп», «Уңышлы мәктәп» конкурслары грантын яуламаган шул! Укучыларының һәр көне иртәнге зарядкадан башлана. Мәктәп ишегалдында ук спорт мәйданчыклары бар. Укучылар карамагында – дистәдән артык спорт секциясе: җаның теләгәненә йөр, рәхәтләнеп шөгыльлән генә. Әле 5 нче мәктәп укучылары үзләре генә шәгыльләнеп калмыйлар, спортка әти-әниләрен дә тарталар. Мәктәптә әледән-әле төрле спорт ярышлары, бәйгеләр гаиләләр катнашында уза. Әйтик, «ГТОны бар гаилә белән» дигән муниципаль турнирда Кашаповлар гаиләсенә тиңнәр булмады.


SONY DSC

Шушы көннәрдә мәктәп коллективы өчен тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште: сыйныф җитәкчесе Наталья Николаевна Друк һәм физкультура укытучысы Раузалия Габделхак кызы Абдуллина җитәкчелегендәге IX В сыйныфы командасы укучылар арасында игълан ителгән «Президент узышлары» дигән республикүләм спорт бәйгесендә җиңүче дип табылган, һәм алар быелның сентябрендә Краснодар краендагы Анапа каласында үтәчәк Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклаячаклар.


                              

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ