Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда "Бөек Болгар" халыкара урта гасырлар фестивале ачылды

Болгарда дүртенче тапкыр “Бөек Болгар” Халыкара урта гасырлар фестивале ачылды. Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша.Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Премьер-мин...

Болгарда дүртенче тапкыр “Бөек Болгар” Халыкара урта гасырлар фестивале ачылды. Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша.


Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыкты. Ул Болгарның моннан мең еллар элек ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән урын, шулай ук ЮНЕСКО мирас объекты булуын, һәр елны дин тотучылар килүе белән мәгълүм җир икәнлеген искәртте. "Оештыру комитеты һәм район җитәкчелегенең тыгыз эш календаренә дә карамастан, вакыт табып, шәп фестиваль оештра алулары бик яхшы", – диде Шәйхразиев.


Премьер-министр урынбасары узган ел чарада 40 мең кеше катнашуын, быел исә тагын да күбрәк булуына өметләнүен дә җиткерде.


Ике көн дәвамында дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында фестиваль кунаклары бай прогамманы күрә алачак. Биредә 12 интерактив мәйдан эшли.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ