Бүген Дәүләт Советы депутатлары “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылды
Дәүләт Советы депутатлары, эшләреннән бүленеп тормыйча гына, бүген үткән сессиянең тәнәфесе вакытында республика газета-журналларына язылды.“Бүген, әлбәттә, телевидение, интернетта мәгълүмат бик күп,...
Дәүләт Советы депутатлары, эшләреннән бүленеп тормыйча гына, бүген үткән сессиянең тәнәфесе вакытында республика газета-журналларына язылды.
“Бүген, әлбәттә, телевидение, интернетта мәгълүмат бик күп, әмма без балачактан ук басма матбугат укып ияләшкән буын буларак, бүген дә газета-журналлар белән һәрдаим таныш булырга тырышабыз”, – дип белдерде Хафиз Миргалимов һәм, үз чиратында, “Гаилә һәм мәктәп” журналына һәм тагын бик күп басмаларга язылды.
Разил Вәлиев тә “Гаилә һәм мәктәп” журналының даими укучысы булып чыкты: “Журналның соңгы саннары аеруча ошады, эчтәлеге дә баетылган, әдәби әсәрләрдән өзекләр булуы күңелгә хуш килде”, - дип фикерләрен җиткерде.
P.S.Гаилә һәм мәктәп” журналының язылу индексы П2429.
Комментарийлар