Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» яшьләр форумы ачылды

Бүген, 15 ноябрьдә,  IV Республика халыкара «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» яшьләр форумы эшен башлап җибәрде. Ул эшен 18 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узг...

Бүген, 15 ноябрьдә,  IV Республика халыкара «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» яшьләр форумы эшен башлап җибәрде. Ул эшен 18 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул турыда сөйләштеләр.


 

Яшьләр форумы милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү, яшьләр даирәсендә экстремизмны профилактикалауда ярдәм итәчәк укыту, белем бирү мәйданчыгы булачак. Татарстан халыклары Ассамблеясы Яшьләр берлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров әйтүенчә,  IV Республика халыкара «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» яшьләр форумының быелгы программасы алдагы елдагылардан бераз аерыла һәм дүрт юнәлешне колачлый:


Тарих юнәлеше – милли тарихи фактларга һәм этнослар үзенчәлегенә  нигезләнгән, халыклар дуслыгын пропагандалый, мәдәни культураны үстерүгә юнәлтелгән милли-тарихи квестлар булдыруга корылган.


ММЧ компетенциясе үзәге – әлеге мәйданчыкта яшьләр интернетта халыкара проблемаларны чагылдыру мәсьләләре турында  фикер алышачак, мастер-класслар уздырылачак.


ПараПлан – милли-мәдәни, мәгариф, спорт акцияләре юл картасын төзү мәйданчыгы. Анда катнашучылар социаль характердагы проектлар булдыру өстендә эшләячәкләр.


Кибердружина – интернет челтәрендә милләтчтелек һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлтелгән проект.


Шулай ук, форум кысаларында бүген яшьләр Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куячаклар, «Мәдәниятләр мозайкасы» дип аталган тарихи-мәдәни квест уздырылачак, төрле кызыклы кичке мәдәни чаралар оештырылачак.


Эльза Хамматова



Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция об открытии IV Республиканского форума «Дружба народов - богатство Татарстана»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ