Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген «Мөселман лидерлары мәктәбе» эшли башлады

«Мәхәллә» дип исемләнгән әлеге мәктәп быел 4нче мәртәбә оештырыла. Ул КФУ карамагындагы ислам мәгарифе һәм исламият фәнен өйрәнү ресурс үзәге ярдәмендә эшләп китте. Төп оештыручыларның берсе, бу проек...

«Мәхәллә» дип исемләнгән әлеге мәктәп быел 4нче мәртәбә оештырыла. Ул КФУ карамагындагы ислам мәгарифе һәм исламият фәнен өйрәнү ресурс үзәге ярдәмендә эшләп китте. Төп оештыручыларның берсе, бу проектның авторы, КФУ доценты Резедә Сафиуллина әйтүенчә, беренче елны максатлары инфраструктуралар булдыру, проектлар төзергә өйрәнү юнәлешендә булса, быел ул интеллектуаль характерда. Нигездә, ислам дине белән бәйле бәхәсләрдәге юнәлешләрнең, агымнарның үзенчәлекләре хакында уртага салып сөйләшү, уңай һәм тискәре якларын ачыкларга тырышу. «Сер түгел, ислам өммәте эчендә эчке каршылыклар шактый. Күп очракта алар гомум эшкә зыян китерә. Без шушы вәзгыятьтән чыгып үзара аңлашу, сөйләшү мөмкинчелеге булдырырга теләдек. Нинди карашта торуыбызга карамастан, бер-беребезне ишетергә, хәтта ишетә белергә тиешбез. Бу бик мөһим. Мондый эксперимент әле беренче тапкыр. Нәтиҗәләре ничек булыр, әйтүе кыен», - диде Резедә Рифовна «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә.


Чыганак: tatar-inform.tatar Чыганак: tatar-inform.tatar

Мөселман лидерлары мәктәбе эшендә быел 60 кеше катнашачак. Аларның 40ка якыны Россия төбәкләреннән. Арада бу проектта инде берничә тапкыр катнашучылар да, әле беренче тапкыр килүчеләр дә бар.


Гомумән, КФУда (Бутлеров урамы 4нче йортта урнашкан бинасында) уздырылачак дискуссияләрдә теләгән һәркем катнаша ала. Керү ирекле.


Ислам дөньясына яхшы таныш мөселманнар: Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Эльмир Кулиев, галим-мәгърифәтче, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Али Полосин, фәлсәфәче, ислам белгече Тауфыйк Ибраһим чыгышлары көтелә. Төп модератор журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Орхан Җамал булачак.


Дискуссияләр дүрт тема буенча оештырыла, әмма максат кем хаклы, кем юк икәнен ачыклау түгел, оештыручылар әйткәнчә, фикер алышуга, мәсьәләне уртага салып сөйләшүгә корылачак.


Программа җәдвәле:


21 ноябрь көнне 1​2​.30 – 14.20 сәгатьтә «Бүгенге яңарыш: «акылга муафыйк булган нәрсәләрнең чикләре»


22  ноябрь көнне  9.00 – 10.20 сәгатьтә «Суфыйчылык»


22 ноябрь көнне 10.30 – 11.50 сәгатьтә «Бүгенге фундаментализм: карашлар һәм каршылыклар»


22 ноябрь көнне 13.00 – 14.30 сәгатьтә «Традицион ислам».




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ