Логотип Магариф уку
Цитата:

Бурычлылар милексез калачак

Түләнмәгән салымнарыгыз юкмы? Булса, озакка сузмый түләгез. Юкса, милегегездән колак кагуыгыз бар. Салым органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, республика халкы транспорт салымын түләргә аеруча...

Түләнмәгән салымнарыгыз юкмы? Булса, озакка сузмый түләгез. Юкса, милегегездән колак кагуыгыз бар. Салым органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, республика халкы транспорт салымын түләргә аеруча яратмый икән. Бу төр салым буенча барлыгы 1,5 миллиард сум әҗәт җыелган. Бурычлары артык күп булганнарның машиналарын суд приставлары кулга алачак. Дөрес, бу тәҗрибә моңа кадәр дә бар иде. Хәзер исә аны тагын да активлаштырырга җыеналар. Әҗәтле кеше бурычын 10 көн эчендә кайтармаса, машинаны сатып ук җибәрәләр.


Татарстан халкы һәм республикадагы оешмаларның салым һәм штрафлар буенча барлыгы 7,2 миллиард сум бурычы бар бүген. Шуның 1,7 миллиарды физик затлар кеременә салымны тәшкил итә. Тагын шуның кадәр үк табышка салым түләнмәгән. Шуның аркасында, 32 меңгә якын кеше Россиядән читкә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән.


Минем дә бурычым юкмы икән, дип аптырап калдыгызмы? Моны Россиянең Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы ярдәмендә белергә була. www.nalog.ru сайтында теркәлеп, салым буенча бурыч яки артык түләнгән акчаларыгызны (анысы да булырга мөмкин бит!) күзәтеп барсагыз, күңелегез тыныч булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ