Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Әлмәт мәктәпләрен 3 мең укучы тәмамлый

Бүген Р.Фәхретдин исемендәге 1 гимназиядә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 44 бала һәм 9 нчы сыйныфны 83 бала өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Ә гомумән алганда, Әлмәт мәктәпләрен 3 мең укучы тәмамлый.Мәктәп д...

Бүген Р.Фәхретдин исемендәге 1 гимназиядә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 44 бала һәм 9 нчы сыйныфны 83 бала өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Ә гомумән алганда, Әлмәт мәктәпләрен 3 мең укучы тәмамлый.


Мәктәп директоры Фирүзә Җәвит кызы Вәлиуллина, әти-әниләр балаларны олы тормыш юлына басулары белән котлады. Шулай ук бәйрәм чарасы барышында укуда һәм җәмәгать эшендә иң актив катнашучыларга Риза Фәхретдин  премиясе тапшырылды. Быел әлеге олы бүләккә яхшы укуы һәм олимпиадада җиңүләре өчен Мансурова Алсу, сәхнәдә татар милләтен танытканы һәм яхшы укуы өчен Фәтхиев Наил һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, инглиз теле укытучысы Минабетдинова Индира Мөхтәр кызы лаек булды.1гимндир
2018 елгы чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котларга әлеге гимназиядә 2 оныгы укый торган шагыйрә, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова да килгән иде. Әлмәт дәүләт нефть институтының чит телләр кафедрасы доценты Гобәйдуллина Гөлниса Таһир кызы исә бу дулкынландыргыч бәйрәм белән тәбрикләп, мәктәп җитәкчелегенә Рәхмәт хаты тапшырды.
1гимн3
1гимн2
 


Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия 1991 елда оешторылган. Бүгенге көндә биредә 58 укытучы 1021 укучыга белем бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ