Быел республикада татар әдәбиятыннан бер генә укучы имтихан тапшырды

Быел да республикада татар әдәбиятыннан нибары бер генә укучы имтихан тапшырды. Ул – Чаллының 24 нче мәктәбендә белем алган Аделина Фәхруллина. Бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәр итә.

0720

2016 елда әдәбияттан имтиханны Мөслим кызы Флүзә Гыйздуллина тапшырган булган, ә аннан алдагы елда Чаллы укучысы Раушан Заманов үзен сынап караган иде.

Татар әдәбиятыннан имтихан бирү мәҗбүри түгел. Шуңа күрә аны теләге булганнар гына сайлый. Әлеге имтихан — киләчәген татар теле һәм әдәбияты белгечлеге белән бәйләргә теләү­челәр өчен дә кирәкми хәтта. Вузга кергәндә, нәтиҗәләрне сорамыйлар.

Шунысы сөендерә: республикада 9 нчы сыйныфлар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар саны арткан. Быел имтиханда 1680 бала катнашкан. Предмет имтиханнарын татар телендә тапшыручылар саны 400гә җиткән. Узган ел андыйлар 20 иде. Әдәбият яратучылар сынауга әзерләнүне күңелле бер шөгыльгә саный. Югыйсә аларның да, башкалар кебек, БДИга әзерләнәселәре бар. ”Бу – күңел эше”, – ди алар. Аделина да үзе сайлаган юнәлешкә укырга керү өчен татар әдәбиятыннан имтихан бирү таләп ителмәгәнен соң гына белә. Әмма ул фикереннән кире кайтмый. ”Апа, мин аны барыбер бирәчәкмен!”– ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Әлфия Гайзатуллинага. Әлеге имтиханны сайларга аны Әлфия апасы үгетләгән була. Кечкенәдән йә табиб, йә укытучы булам, дип хыялланган ул. Тик югары сыйныфларда ”ак халатлы”лар тормышы аны күбрәк кызыксындыра башлый. Әлеге хыял кызны 24 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныфына китерә. Биредә укуларын биология-химия юнәлешендә дәвам иттерүчеләрне туплыйлар. Тик укый башлагач, химия фәненең авыр бирелүен аңлый.

”Мин укытучы булып 34 ел эшлим инде. Шуңа күрә һәр укучының холкын, аңа кайсы һөнәр туры килүен күзенә карап әйтә алам. Ә Аделинадан бик яхшы укытучы чыгачак. Әдәбиятны ярата. Шуңа күрә аңа туган тел укытучысы булырга тәкъдим иттем. Бергәләшеп уку йорты эзләдек. Мәктәпкә укытучы булырга теләгән яшьләр генә барырга тиеш. Ул очракта алар арасында базарда сатучылар да, төзелештә эшләүчеләр дә булмаячак”, – ди Әлфия Мәсхүт кызы. 24 нче мәктәп рус мәгариф оешмасы булып саналса да, анда татар төркемнәре дә бар. Әйтик, быел 11 нче сыйныфны 45 укучы тәмамласа, шуларның 18е татар телендә иркенләп аралаша. Аделина да шул төркемдә белем алган.

Авыл мәктәбендә укытасым килә!

Аделинаның китап укырга һәвәслеген укытучысы бик тиз тоемлап ала. Андыйлар фикерләү сәләте, тел байлыгы белән аерылып тора. ”Сыйныфтагы медалист кызларым Алсу, Айгөл дә китап укырга ярата иде. Аларны сагынырмын әле мин”, – ди Әлфия ханым. Өй эшенә бирелгән өзекләрне укып кына әллә ни фикерләргә өйрәтеп булмыйдыр. Югары сыйныфларда татар теле атнага – 1, әдәбият 2 дәрес керә. Аделинаның сәләтен күреп, укытучысы аны бәйгеләргә йөртә башлый. Дәресләрен кызыклы итү өчен, видеоязмалар күрсәтергә тырыша. Ник дигәндә, кемдер — күреп, кемдер укып истә калдыра.
“Күпме китап укыганымны хәтерләмим. Әмма телем көрмәкләнмәсен өчен, көн саен укырга тырышам. Ким дигәндә – 40, күп дигәндә — 100 бит. Гадрахман Әпсәләмов­ның ”Ак чәчәкләр” әсәрен бик яратам. Туфан Миңнуллин иҗаты да күңелемә якын. Татар теле һәм әдәбияты предметларын бик җиңел укыдым”, – ди Аделина.
Рус мәктәбендә укыса да, гаиләдә татарча аралашкач, кыз туган телен яхшы белә. ”Татарча аралашырга мохит аз шул хәзер. Шуңа күрә авылга кайтып укытырга теләгем бар. Җәй көне Актаныш районындагы авылга әбиемә кунакка кайтам. Аңа бакча эшләрендә булышам, җиләк җыям”, – ди ул.

Имтиханнардан курыкмадым 

Берүзең генә имтихан тапшыру ничек икән ул?
“Татарстанда әдәбиятны үзем генә биргәч, сәер булды шул. Ике оештыручы биремнәрне эшләгәнне карап утырды. 9 нчы сыйныфта укучы тагын бер кыз бар иде. Ул да әдәбиятны сайлаган. Дүрт сәгатьтә эшемне башкарып чыктым. Сораулар авыр булмады, ләкин әсәрләрне укымасаң, җавап биреп булмый иде, – ди Аделина.
Татар әдәбияты имтиханына моннан биш ел элек төзелгән сораулар буенча әзерләнгәннәр. 2017 елгы әзерлек материаллары республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына уку елы ахырында гына эленгән. Шуңа күрә төрле ва­риантларның булмавы укытучыларга да, укучыларга да кыенлыклар тудырган.

Бу уңайдан Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: ”Контроль үлчәм материаллары сорауларын чиста татар телендә берничә вариантта тулы дәрәҗәдә әзерләп бетереп булмады. Соңгы елларда бу әйбердән читләшкән идек. Кире әйләнеп кайту җиңел бирелми”, – диде.
Аделина БДИдан бөтенләй курыкмаган, ләкин аның укучыларга психологик яктан зыяны бар дип саный. Күп кенә яшьтәшләре дулкынланган, борчылган икән. Шуңа күрә гади сынаулар яклы. ”Мәктәп системасында бернәрсәнең дә үзгәрүен теләмим. Укыту шартларыннан канәгать”, – ди ул. Аделина имтиханнарын яхшы тапшырган. Документларын Чаллы дәүләт педагогика университетының татар һәм инглиз телләре юнәлешләренә биргән. Ул, яхшы укытучы булып, туган телне үстерүгә өлеш кертермен, дип өметләнә.

Алдагы елларда сынау тоткан укучыларның да – предметка үз мәхәббәте. Без аларның фикерләрен тагын бер кат җит­керергә булдык.

Флүзә Гыйздуллина, Мөслим урта мәктәбендә белем алган:

“20 хуҗалыклы Сикия авылында бернинди кызык та юк. Анда кайтуга, ямансулый башлыйм. Менә шул чакта китап укып юанам. Бу эшкә көн саен 4 сәгать вакытымны бүләм. Көн буе да укый алам. Кызык өчен генә, бер утырып санамакчы идем, укыган әсәрләрнең очына чыга алмадым. Интернеттан китап уку дигән нәрсәне аңламыйм. Китапның бөтен тәме – кулга тотып укуда. Миңа китап җене кагылган бугай.

Раушан Заманов, Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатында белем алган, Сарман районының Азалак авылы егете:

“Көн саен бер китап укыйм дисәм, дөрес үк түгел, әмма атнага өчне укый дип язсагыз, һич ялган булмас. Китапны көнбагыш урынына чиртәм. Әдәби әсәрләрнең татарчасын гына түгел, рус, чит ил классикасын да укыйм. Мин өч ел буе татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаштым. Бер елны да урын ала алмадым. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханә Сөләйманова, күңелең төшмәсен дип, әлеге фәннән БРИ тапшырып карарга тәкъдим итте.

Сәрия Мифтахова

Добавить комментарий