Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула - I (ФОТО)
Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек 30 августта ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде...
Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек 30 августта ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Әлеге тарихи карар 1992 елда үткәрелгән референдумнан соң халыкта яклау табып, тагын бер мөһим вакыйгада – 1994 елда Россия белән Татарстан арасында төзелгән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәдә дә чагылыш тапты. 2007 елда федераль үзәк белән республика арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә, яңартылып, РФ Президенты В.Путин һәм ТР Президенты М.Шәймиев тарафыннан имзаланды.
Татарстанның яңа тарих битләрендә, дәүләт төзелеше системасы буларак, парламентаризмга нигез салыну вакыйгасы да аерым урын алып тора: шуңа күрә быел Татарстанда парламентаризм формалашуының да 25 еллыгы билгеләп үтелә.
Сезгә тәкъдим ителгән фотосурәтләр шул чорның чынбарлыгын чагылдыра, заман сулышын күрсәтә. Ул елларга кабат әйләнеп кайтырга, хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә.
Уртада ТР Президенты М.Шәймиев хәләл җефете Сәкинә ханым белән.
Республика дәүләт эшлеклеләре


Уртада ТССР Югары Советы депутаты Фәүзия Бәйрәмова

Уртада ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.


Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров

ТР Дәүләт Советы Рәисе В.Лихачев, аның урынбасарлары Р.Харисов һәм З.Вәлиева

Алгы рәттә милли хәрәкәт вәкилләре

Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев Казан вузларында укучы студентлар белән

Халык депутаты Тәлгать Абдуллин

Рафаэль Хәкимов (Татарстан Президенты киңәшчесе булып эшләде). Хәзерге вакытта Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Фоторепортажда М.Козловский, Р.Төхфәтуллин, А.Андронов, Ш.Кармышаков, Р.Мөхәммәтҗанов фотосурәтләре файдаланылды. Әлеге рубрика материалларын әзерләүдә ярдәм күрсәткән язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга рәхмәт белдерәбез.
Әлеге тема буенча шулай ук:
Die stimme der tataren. Nachfahren "Golden Horde" fördern souveränität. (“Татарлар авазы. Алтын Урда варислары суверенитет өчен көрәшә”, 1991 ел). Германиянең Bayerischer Rundfunk теле- радиокомпаниясе тапшыруыннан өзекләр. Текстны Фәрит Әмрулла улы Аги (Фәрит Иделле) укый.
Әлеге тема буенча башка фотолар белән "Гаилә һәм мәктәп" журналы сайтында да таныша аласыз.
Комментарийлар