Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула — II (ФОТО)

Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек 30 августта ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде...

Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек 30 августта ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Әлеге тарихи карар 1992 елда үткәрелгән референдумнан соң халыкта яклау табып, тагын бер мөһим вакыйгада – 1994 елда Россия белән Татарстан арасында төзелгән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәдә дә чагылыш тапты. 2007 елда федераль үзәк белән республика арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә, яңартылып, РФ Президенты В.Путин һәм ТР Президенты М.Шәймиев тарафыннан имзаланды.


Татарстанның яңа тарих битләрендә, дәүләт төзелеше системасы буларак, парламентаризмга нигез салыну вакыйгасы да аерым урын алып тора: шуңа күрә быел Татарстанда парламентаризм формалашуының да 25 еллыгы билгеләп үтелә.


Сезгә тәкъдим ителгән фотосурәтләр шул чорның чынбарлыгын чагылдыра, заман сулышын күрсәтә. Ул елларга кабат әйләнеп кайтырга, хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә. (Дәвамы). Башы.


халык


Халык ташкыны урамга чыкты


азатлык


Милли хәрәкәт вәкилләре


шэймиев кул куя


Минтимер Шәймиев


путин


РФ Президенты В.Путин Казанга килгәч


мортаза зилэ тажетдин


Икенче бөтендөнья татар конгрессы (1997 ел). Сулдан уңга - Башкортостан Президенты Мортаза Рәхимов, мөфти Тәлгать Таҗетдин, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина


исхаков


Галим Дамир Исхаков


халык 2


Халык күңеле тулы өмет


минкина


Гүзәлия Минкина (1996-2006 елларда Казан шәһәренең Мәскәү районы хакимият башлыгы)


мухам


Дәүләт эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшин татар конгрессы кунаклары белән


милли хэрэкт ирек мэйданы


Милли хәрәкәт вәкилләре Ирек мәйданында


камил


Камил Исхаков (1989-2005 елларда Казан мэры)


Фоторепортажда Р.Галиев, Л.Ильина, Н.Александров, А.Эшкинин фотосурәтләре кулланылды. Әлеге рубрика материалларын әзерләүдә ярдәм күрсәткән язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга рәхмәт белдерәбез.


Дәвамы.


Әлеге тема буенча шулай ук:

Die stimme der tataren. Nachfahren «Golden Horde» fördern souveränität. (“Татарлар авазы. Алтын Урда варислары суверенитет өчен көрәшә”, 1991 ел). Германиянең Bayerischer Rundfunk теле- радиокомпаниясе тапшыруыннан өзекләр. Текстны Фәрит Әмрулла улы Аги (Фәрит Иделле) укый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ