Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Россия-Кытай перспективалы технологияләр университеты ачылды

Бүген Казанда узучы Россия һәм Кытай техник университетлары форумы кысаларында Россия-Кытай перспективалы технологияләр университетын (CRUTech) ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа проект республикадагы 11 һәм Кытайның Шаньдун провинциясендәге 14 югары уку йортын берләштерәчәк.

Татарстанда Кытайдан килгән 1,7 меңнән артык студент белем ала. Университет булдыру турындагы килешү Россия һәм Кытай хөкүмәтләре башлыкларының 31нче очрашуы кысаларында октябрь аенда имзаланган.

Казандагы форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышлана. Чара кысаларында ассоциациягә ике илнең 32 югары уку йорты кушылачак, шулай ук хезмәттәшлек турында якынча 20 килешү имзалау планлаштырыла.

Фото: «Татар-информ» сайты
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ