«Акчарлак» йөзәргә чакыра
Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында «Акчарлак» йөзү бассейны капиталь ремонттан соң куллануга әзер.
Капиталь ремонт вакытанда фасад, цоколь, ишекләр, диварлар, түшәмнәр, идәннәр, ишекләр, инженерлык челтәрләре яңартылган, бассейн яны мәйданчыгына брусчатка җәелгән.
Бу эшләр «Спорт объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча башкарылган. Спорт комплексында өлкәннәр һәм балалар бассейны, тренажерлар залы, медицина кабинеты, душ бүлмәләре, сауна бар.
Фото: уку йорты сайты





Комментарийлар