Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулпан һәм Фираз Харисовлар: "Вундеркинд белән яшәве җиңел түгел"

Харисовларның икесе дә – тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Татар телен өйрәнү буенча 150ләп китап авторы да алар. Ул дәреслекләрдәге төп геройлар Гөлшат белән Илшат диалоглары аша инд...

Харисовларның икесе дә – тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Татар телен өйрәнү буенча 150ләп китап авторы да алар. Ул дәреслекләрдәге төп геройлар Гөлшат белән Илшат диалоглары аша инде ничә буын туган телебезне үзләштерә. Гөлшат белән Илшатның Харисовлар балалары икәнен исәпкә алсак, дәреслекләргә апробация өйдә үк узуын чамаларга була. Бүген алар нәселендә Гайшә белән Йосыф, Мәрьям исемле оныклар да үсеп килә.


Укытучы булу – зур хыял
70нче еллар урталары. Авылда укытып, инде армия сафларында булып кайткан Фираз исемле егет Башкортстанның Яңавыл районыннан поездга утырып Казанга – укытучылыкка укырга керергә канатланып килә. Канатланмыйча… күптәнге хыялы бит. Хәтта армиядә МДУның фәлсәфә факультетына укырга керергә тәкъдим ясаганда да, ул, мин укытучы булам, дип кырт кисә. Ә бит тәкъдимне юкка гына ясамый хәрби җитәкчелек – кулы матур язуга да ятышлы, кичен кызыл почмакта китаплар тотып утырган кеше дә Фираз булыр. Ләкин Казан аны кочагын җәеп каршы алмый – тулай торакта урын юк (моннан күп еллардан соң, инде вузның проректоры булып эшләгәндә, читтән килгәннәргә тулай торак бирүне үзе кайгыртып йөриячәк әле ул!), Казанның кайсы гына почмагын урап чыксаң да, фатирга кертергә атлыгып тормыйлар. Егет берничә көн вокзалда куна. Сочинение язганнан соң, барына да кулын селтәп, авылга кире кайтырга билет ала. Мәскәү дәүләт университетында укырга тиешле егет шул көнгә калсын әле… Туган өенә төнге сәгать 3ләрдә генә кайтып керә ул. Җан әрнүенә чыдый алмый, чоланга кереп ята. Инде таң беленә башлаган, әнкәсе сыер саварга дип чоланга куелган чиләген алырга керсә, хуштан язып кала: «Улым, ни булды?» Фираз бер сүз дә җавап бирә алмый. Әнкәсе куркудан мәктәп директоры – бертуган энесе Мөнәвирне ияртеп килә. Директор абитуриентның телен чишә. «Торырга урын булмады дип, әйләнеп кайталармыни инде? – ди ул. – Мин сиңа якташларыбыз Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах телефоннарын да биргән идем бит», – ди. Шуннан үгетләп, ат җигеп аны янәдән станциягә илтәләр. Бу юлы кичке Казан каршы ала аны. Пединститутның имтихан нәтиҗәләре эленгән язулары бикле ишек эчендә. Шактый таптанып тора ул. Шуннан әнисе җибәргән күчтәнәчләр белән каравылчы әбине сыйлагач кына, имтиханнан «4ле» булуын белеп, канатланып кунакханә эзләп китә. Кунакханәгә эләгүнең дә бер сере бар икән – паспорт арасына Ленин башы төшерелгән кызыл унлык төртергә кирәк булган. Авылдан килгән, югары идеяләр белән янган егет моны каян белсен ди инде? Казан шулпасын беренче тапкыр әнә шулай эчә ул.


харисов авкаСтудентларның Губкин урамындагы тулай торагында уку залы беренче катта урнашкан. Никадәр зур булуына карамастан, урын мәсьәләсе гел чамалырак була анда. Фираз да, шулай урын эзләп йөргән мизгелдә, бер кызга игътибар итә. Урын шул кыз янында гына калган! Егет Чулпан янына килеп утыра. Фән турында да сүз әйтешеп алалар. Фираз аның укымышлылыгын күреп, сокланып куя. «Бу кадәр белемең белән, нигә укып йөрергә?» – дип шаярткан итә. Дөрестән дә, ул чактагы ректор – тел белгече Мирфатыйх Зәкиев китапларын аңа ышанып тапшыра. Кыз китапка мөхәррирлек итә, корректурасын укый. Аннан телевизионка бүлмәсендә очрашалар – «Язның 17 мизгеле» киносы чыккан көннәр. Тәкъдирдер – урыннары янә бергә туры килә аларның. «Ул чакта реклама-фәлән юк, тын да алмый фильм карадык, – дип хәтерен яңарта Чулпан апа. – Кино беткәч, күз кырыем белән карасам, үземне шактый җитди кыяфәтле, чем-кара чәчле егет янында күрдем. Бу Фираз абыегыз иде. Сөйләшү юк инде, без зурлар – 4 нче курс студентлары, ә ул әле 1 нче курс студенты гына…» «Күңелгә урнашты бит Чулпан апагыз, – дип, Фираз абый да шул көннәрне искә ала. – Янәшәдә генә «Дружба» кинотеатры бар иде, ике билет алдым да киттем кинога чакырырга. Ә ул… зур, матур күзләрен мөлдерәтеп карады да: «Мин егетләр белән кинога йөрмим!» – дип кырт кисте. Бармады. Аннан ул вузны тәмамлап туган авылы – Сәрдеккә укытырга кайтып китте». Яшьләр очрашып кавышканчы тагын берничә ел уза. Сәрдек мәктәбе директоры Закирҗан Ибраһимович кайткан көнне үк Чулпанны завуч итеп билгели. Фиразны исә вузның комсомол оешмасын җитәкләргә алып калалар.


Авырлыклар кешене чыныктыра
Күңелләрдә мәхәббәт тә бөреләнгән, әмма бергә торыр өчен шартлары юк. Фатирга чиратка бассаң, профессорлар да 20шәр ел чират көтә, кая ул… Шулвакыт җанланыш булып ала – Фиразны Казанның Ленин районы хакимиятенә бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. 3 елдан фатир булачак дигән җылы сүзләре дә бар. Яшьләр, ниһаять, кавыша. «Гаилә коруга мин бик җаваплы карадым, – ди Фираз абый. – Торыр урын юнәтмичә өйләнү, шартлары булмыйча бала алып кайтуны аңламадым. Социальләшү кирәк – яңа шартлар бит». Харисовлар «Дуслык» бистәсендә бер гаиләгә фатирга керәләр. Ә анда күргәннәре аерым бер роман язарлык. Хуҗа белән хуҗабикә аерылган, йортны икегә бүлгәннәр. Яшьләр гаилә башлыгына туры килгән яшәү мәйданнары ягында. Әмма хатын газны үз ягында гына калдырган. Ир дигәне Фираз абыйның исполкомда эшләгәнен белеп, газны үткәрүне дә җайламакчы. Тик кая ул, проектлар төзеп, аларны раслатканчы берәр ел вакыт үтеп китә. Кышкы салкыннарны алар 3 электр плитәсен куеп, шуларны көне-төне яндырып кына чыгалар. Хуҗа хатынның тагын бер шөгыле җанга тия – идән астын тутырып 50ләп үрдәк асрый ул. Ә идән асты бүленмәгән – берәр нәрсәдән куркышсалар, үрдәкләр көтүләре белән бер почмактан икенчесенә чабыша, бертуктамый бакылдый, җитмәсә хуҗабикәләре аларга иң арзанлы сасы селедка ашата… «Авырлыклар кешене чыныктыра, тормышка әзерли, – ди Чулпан апа. – Фираз абыегызга тораклы булу өчен шактый нык тырышырга туры килде. Кеше фатирында торганда, кич эштән кайтканда, ут янган тәрәзәләргә карап: «Без дә үз ачкычыбыз белән үз ишегебезне ачып керсәк иде», – дип теләкләр теләп кайта иде. Акча кытлыгы булса да, аны беренче планга куеп, сыкрап яшәмәдек. Күрәсең, без үскән гаиләләрдә акчага мөнәсәбәт бер төрлерәк булгандыр». 3 елдан соң партия сүзендә тора – аларга бер бүлмәле фатир бирәләр. Беренче балаларын алар яңа фатирга алып кайта.


«Илшат янына Гөлшат та булыр»


харисов 1
Малай туган вакытларны хәтердә яңартабыз. «Алар һәркемнең күңеленә уелып кала торгандыр, – ди әни кеше. – Өр-яңа әсәр укый башлау белән бер дисәк тә була. Фираз абыегыз очып кына йөрде. Исемне дә ул сайлады». Фираз абый кушыла: «Малай туу ир-ат өчен зур дәрәҗә инде ул. Нәселне дәвам итүче бит. Мин хәзер кызыма да көлеп әйтәм: сез сатлыкҗаннар, фамилиягезне алмаштырасыз, дим. Әле дә хәтерлим, улым тугач, бик матур букет алып каршыларга бардым. Шатлыктан сизмәгәнмен дә, букетым таксида китеп барган…» Чулпан апа тагын бер серне чишә: «Еллар үткәч, беләсезме нәрсә диде абзагыз: Илшат янына Гөлшат та булыр, дип өметләндем, – ди. Шулай булды да. Чыннан да улыбыз белән кызыбыз бик матур яшиләр, инде үзләренең гаиләләре бар, балалар үстерәләр». Фираз абый болай дип өсти: «Әти булгач, башыма килгән иң беренче уй – җәмгыятькә файда китерә алырдай тәрбияле, милли җанлы булып үсүләрен теләдем. Алар 7 нче гимназиядә укыды. Без – әти-әниләре дә кайчак рус сүзләрен кыстырып сөйләшкәлибез, әмма алар юк. Кирәк икән, инглиз телендә, кирәк икән, саф татар телендә сөйләшәләр. Мин моның белән горурланам!»


«Кисәтү ясамыйча булмый»
«Бала тәрбияләү турында китаплар укыдыгызмы?» – дип кызыксынабыз. «Безнең өйдә гаилә кору, балалар тәрбияләүгә багышланган яшел тышлы китап бар иде, – ди Фираз абый. – Без аны укыдык. Гомумән, безнең өйдә китап уку гадәти әйбер саналды. Эштән кайтуга ук кулыбызга китап алуга бәләкәйдән күнегеп үстеләр. Икебез дә икешәр диссертация, татар телен укыту буенча 150ләп дәреслек яздык». «Безгә туганнарыбыз да китап бүләк итә иде, – дип сүзгә кушыла Чулпан апа. – Ике балабыз да 5 яшьтән укырга өйрәнде. Әдәби әсәрләрнең эчтәлекләрен бер-берсенә сөйлиләр иде. Дәрес әзерләгәннәрен «саклаган» булмады: уку аларның төп хезмәте санала, кирәк булганда, үзләре мөрәҗәгать иткәндә генә (бик сирәк була торган хәл иде бу!), ярдәм итә идек». Бала – бала инде ул, аның шаярган чаклары да була. «Шукланган вакытларында ничек тыя идегез?» – дип сорыйбыз. Фираз абый болай ди: «Мин педагогика китапларындагы бер нәрсә белән килешә алмыйм: мәктәпне тәмамлаганчы балага шелтә белдерергә ярамый, диләр. Кисәтү ясамыйча булмый. Бала нәрсә яраганын, нәрсә ярамагын белеп үсәргә тиеш. Бездә кул күтәрүләр бөтенләй булмады, әмма сүз белән аңлата идек. Мин инде бәлки үзләре безне шул дәрәҗәгә җиткермәгәндер, дип тә уйлыйм хәзер. Барысы да гаиләдән киләдер. Үзебез дә 4 малай үстек. Әткәй – тимерьюлчы, әнкәй – мәктәптә тәрбияче. Әнкәй безгә Риза Фәхреддин, Каюм Насыйри сабакларын бирә иде. Гел татар матбугатын яздырдылар». Сүз уңаеннан, шуны да искәртик, Фираз абый әнисенең бертуган энесе Мөнәвир Фазлыев – мәктәп директоры һәм шагыйрь. Игезәк энеләре Фәнит – Казанда 15 нче гимназия директоры, Фәрит Яңавыл гимназиясен җитәкли. Тагын бер энесе Фарис Харисов – Татарстан мәгариф министры булган кеше, хәзер Мәскәүдә Дәүләт Думасы Мәгариф комитеты каршындагы идарә җитәкчесе. Нәселләре белән мөгаллимнәр бит! Генетика дими, ни дисең?


Татар малае Американы яулый
Профессорлардан тагын бер сорауга җавап ишетәсе килә: бала мөстәкыйль булып үссен өчен ни дәрәҗәдә булышырга кирәк? Сүзне әти кеше ала: «Безнең халык элек-электән баланы үз мисалында, үзенең яшәү рәвеше белән тәрбия кылган. Балалар да безнең тырышлыктан үрнәк алгандыр». Әни кешенең фикере мондыйрак: «Әгәр аның тормышы уеннан гыйбарәт һәм ул бернинди мөстәкыйль гамәлләргә ия түгел икән, кызганыч: әти-әнисе олыгайгач, бу бала нишләр?» Фираз абый балаларының балачагыннан бер вакыйганы да искә ала. Мәскәүгә командировкага баргач, 3 яшьлек улына рюкзак алып кайта. Бала моңа бик сөенә. 4 чакрым ераклыктагы бакчадан җәяү кайтырга чыккач, ни күрсеннәр, Илшат бүләк букчасына алмалар шыплап тутырган. Әти-әнисенә ярдәм итү теләге шулкадәр көчле малайның, «син кечкенә бит әле» кебек бернинди үгетләүләрне дә ишетми. Ризалашалар. Малай кулына алма тутырылган ике бәләкәй чиләк тә ала. Өйгә кайтып җиткәнче шымын да чыгармый. Мондый үҗәтлекне күргәч, әти кешенең горурлыгы уйнап куя. Сөенәселәре алда булган икән әле.
Илшат КФУда икътисад факультетына укырга керә, берүк вакытта чит телләр факультетында да белем ала. Төрле конференцияләрдә катнаша, ел саен икътисадчыларның җәйге мәктәбенә йөри. Менә шундый чаралар егетне фикер иркенлегенә чыныктыра башлый да. МДУда уздырылган бәйгедә өч ел рәттән лидер-икътисадчы дипломын алып кайта. Ә бер көнне ул, әти-әнисен кабат шаккатырып, миңа иртәгә Санкт-Петербургка китәргә кирәк, дип әйтеп куя. Баксаң, Европа берлеге белән НАТО дөньяны шартлы рәвештә 13 кисәккә бүлгәннәр дә, шушы төбәкләрдән лидерлар билгеләү бәйгесе игълан иткәннәр икән. Илшат әти-әнисен алдан борчымыйча гына бәйгенең читтән торып уздырыла торган турында катнашкан, инде менә финалга рәсми чакыру кәгазе тотып басып тора. «Улым, борын төбендә дәүләт имтиханнарың бит, дип борчылуымны белдердем, – ди Фираз абый. – Мин барма дисәм, бармаячак инде...


Дәвамы.


Гөлүсә Закирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ