Логотип Магариф уку
Цитата:

Диңгез тубыктан калмасын  өчен

Ил  хакимнәре нинди булуга карамастан, Ватанны сөяргә кирәк. Иң изге бурыч - Туган илне  саклау. Иң зур гөнаһ - яу кырын ташлап китү. Мондый үгет-нәсихәтне сезгә борынгы китапларны укыганда еш очратыр...

Ил  хакимнәре нинди булуга карамастан, Ватанны сөяргә кирәк. Иң изге бурыч - Туган илне  саклау. Иң зур гөнаһ - яу кырын ташлап китү. Мондый үгет-нәсихәтне сезгә борынгы китапларны укыганда еш очратырга туры килгәндер. Болар барысы да иманнан килә. Имансыз кешегә диңгез тубыктан була, аңа үз җанын саклап калу өчен туган илгә хыянәт итү, туган телен сату, тудырган әнкәсен ташлау берни түгел.  Шушы мәңгелек кыйммәтләрне санламаган халыкны үлем көтә. Шуңа күрә Туган илне, Туган телне сөю хисе изге китапларыбыздан әнкәйләребезнең кылган догаларына, бишек җырларына юкка гына күчмәгән, изге  амәнәт булып, буыннардан-буыннарга юкка гына тапшырылмаган. Кешелек дөньясы гасырлар узган саен үзенең  күп кенә бурычларын оныта барса да, бәхеткә, шушы амәнәткә бөтенләй үк хыянәт иткәне юк. Хыянәт җирдә иң зур җинаять санала. Амәнәткә тугрылык  дигәндә,   иң элек кан койгыч сугышларда  иң кадерле  гомерләрен корбан итү хакына  Ватанны дошман изүеннән саклап калган каһарман ата- бабаларыбыз күз алдына килә торгандыр. Әнә шундый  төрле авыр сынаулар вакытында  ил иминлеген ирләр саклап калган. Бу амәнәт Татарстанда безнең көннәрдә дә үзенең иң югары кимәлендә олуг бурыч булып саклана.DSC_0549


Башкалабыздагы  “Патриот” спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакыру яшенә кадәрге яшьләрнең әзерлек үзәген шушы юнәлештәге гамәлләрнең берсе дип карарга кирәктер. Бүген ул Россия Федерациясендә яшьләрдә югары патриотик аң, Ватанга тугрылык хисен тәрбияләүдә, гражданлык бурычларын үтәргә әзерләүдә иң зур хәрби-патриотик үзәк  булып санала. “Патриот” үзәге  Татарстанның Россия гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү буенча   комплекслы программасы нигезендә, оешуының беренче көненнән алып (2007),  барлык төр белем бирү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирүне максат итеп куя. Оешуының беренче елында ук, ул  барлыгы 9000 кеше катнашкан 30 чара  уздырырга өлгерә. Алар арасыннан, мисалга, “Аҗаган” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенын, “Хәтер маршы” кышкы яшләр походын,  “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясен; “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” республика акциясен (армиягә китүче егетләргә мобиль телефоннар, өс киемнәре; хәрби-спорт ярышларына, слетка, фестивальләргә һәм хәрби-патриотик уеннарга баручы гомум белем бирү, кадет мәктәпләрендә укучыларга   спорт киемнәре бирү) күрсәтеп китәргә мөмкин. DSC_0525 DSC_0523


“Спорт-патриотик һәм  хәрби хезмәткә чакыру яшенә кадәрге  яшьләрнең әзерлек үзәге Россиядә бердәнбер, шунлыктан Татарстанда хәрби комиссариатлар башкарырга тиешле шундый зур оешма төзелүе республика җитәкчелеге кылган   изге гамәлләрнең берсе дип атыйбыз”,- дип сөйләде  директор урынбасары Айсинә Рөстәм кызы Нәгыймова үзәк белән таныштырганда.-  Яңа “өйләре” төзелгәнчегә кадәр дип, безгә Татарстан хәрби коммисариаты да килеп сыенган иде,  әмма бинабыз да иркен, биләгән территориябез дә зур булгач, барлык шартлар да тудырылгач, алар биредә бөтенләйгә калырга булдылар. Җиде катлы бинабызның гомуми мәйданы гына да 10700 кв.м. тәшкил итә. Монда безнең 600 урынга исәпләнгән иркен казарма, 26 урынлы 6 кунак бүлмәсе, 400 кешегә исәпләнгән ашханәбез бар. 60 урынлы конференцияләр залы, электрон ату тиры, тренажерлар залы, професиональ альпинистлар килеп шөгыльләнә торган скалодром, махсус җиһазланган уку класслары да үзәгебез карамагында.  Яктылык һәм музыка аппаратлары белән җиһазланган универсал зал төрле  мәдәни һәм  спорт чаралары уздыру өчен файдаланыла. DSC_0554Хәрби комиссариат булгач, монда булачак солдатлар елына ике тапкыр – язгы (1 апрельдән 15 июльгә кадәр) һәм көзге чакырылыш (20 октябрьдән 30 декабрьгә  кадәр) вакытларында ике ай ярым яшәп торалар. Һәр командага өчәр көн туры килә инде ул. Килгән шәпкә аларга кием, юыну әсбаплары бирлә. Элек телефон да бүләк ителә иде,  хәзер аны Оборона министрлыгы үз өстенә алды. Дин тотучы яшьләргә намаз уку, табыну бүлмәләре оештырдык. Ашханәдә пешкән ризыкларны сайлап ашау мөмкинлекләре бар. Кичке ял вакытларында артистлар чакырыла. Татвоенкоматның иске бинасыннан калган кыйнашу, акча кысу, урлашу кебек кыргый гадәтләрнең берсе дә монда күчеп килмәде. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бирегә еш килә, ихтыяҗларыбыз белән кызыксына. Аның ярдәме белән “Патриотка” бюджеттан ел саен 30 млн сум акча бүлеп бирелә. Шуның 7 млн.ы  хәрби хезмәткә чакыру яшенә кадәрге  үсмерләр мәнфәгате өчен каралган. Бу сумма безгә төрле спорт ярышлары, хәрби-патриотик чаралар үздыру өчен бик тә җитә”. “Айсинә ханым, республикада балаларның көзге каникулы бара. Шул уңайдан сездә дә мәктәп укучылары  ял итә дип ишеткән идек. Шушындый яхшы шартларда ял итү бәхете нинди балаларга тәтеде?”- дип сорыйм Айсинә ханымнан. “Сез инде монда ниндидер ярышлардан, конкурслардан сайлап алынган балалар килгәндер дип уйлыйссыздыр. Һич тә алай түгел. Гап-гади урта белем бирү, кадет мәктәпләрендә укучы 115 үсмер килде бирегә һәм бернинди сайлаулар челтәрен узган балалар түгел алар. Гап-гади кеше балалары. “Буш вакытларын ничек уздыра соң алар?”- дип кызыксынам Айсинә ханымнан. “Яшәүләре хәрби тормышка тартым,- ди ул.- Спорт, ату ярышларында катнашалар, яңа хәрби техника белән танышалар. Аларның монда бер генә минут буш вакытлары юк”. “Каникулдан соң бу бина бушап каламы?”- дип кызыксынам Айсинәдән. “Нигә бушасын ди ул?”- дип гаҗәпләнә  урынбасар. – Безгә үзәк ачылганнан бирле атнасына ике тапкыр Идел буе  районының Кукушкино авылындагы 17нче мәктәп яшь армиячеләре килә.   Башка мәктәпләр дә хәрби-патриотик дәресләрне безгә килеп үткәрергә тырышалар.  Имин тормыш эшчәнлеге нигезләре дәресләрен бездә укучы ВУЗ студентлары да бар. Җәен республикабызның 7 районында өч сменалы ял-спорт лагерьлары оештырабыз. Бушлай. Һәр сменада 200 әр үсмер ял итә. Өч смена рәттән ял итүчеләр дә бар. Безгә хәтта Ерак Көнчыгыштагы өлкә балалары да рәхәтләнеп ял итеп, хәрби уеннарда катнашып, саулыкларын ныгытып китәләр. Үзәгебез балаларга патриотик тәрбия бирүдә җиденче ел рәттән Россия буенча беренче урынны алып килә. Таләп тә зур, эшлисебез дә килә. Хезмәт итәргә теләгән кешегә бөтен шартлар тудырылган.”


Сәламәт тәндә сәламәт акыл, дигән борынгылар. Күрәсең, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Тәне, акылы сәламәт булган кеше Ватанга хыянәт итми, Туган телен онытмый, Газиз Әнкәсен ташламый.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ