Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгәр состав кузгалып китсә...

...Ике дистә ел элек минем үземә дә ун ел Биектау авылыннан Биектау станциясенә йөреп эшләргә туры килде. Юлыбыз тимер юл аркылы үтә. Еш кына вагын астыннан чыгарга туры килә. Дөрес, тимер юлны кичү к...

...Ике дистә ел элек минем үземә дә ун ел Биектау авылыннан Биектау станциясенә йөреп эшләргә туры килде. Юлыбыз тимер юл аркылы үтә. Еш кына вагын астыннан чыгарга туры килә. Дөрес, тимер юлны кичү күпере бар анысы, әмма ул станция каршында, аңа чаклы тагын ярты чакрымлап юл үтәсе бар. Шуңа да халык туры юлны сайлый... Ә бит бәла аяк астында...барысына да үзебез гаепле. Шуны белә торып вагон астына керәбез. Инде чирек гасыр үтсә дә хәл үзгәрми, халык џаман шушы юлны сайлый...Әгәр состав кузгалып китсә...


«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Ананьин чыгышын тыңлаганда күңелемә килгән беренче уйлар иде бу.


Баксаң фаҗигале күренешләр дә булып тора икән.


Ел башыннан алып бүгенге көнгә чаклы Татарстандагы тимер юл объектларында 22 кеше зыян күргән, шуларның 18е үлгән. Зыян күрүчеләрнең 3се – балигъ булмаган балалар, аларның икесе вафат булган


Узган елның шушы чорында 14 кеше һәлак булган, ике бала имгәнүләр алган.


Конференциядә гыйбрәт алырлык башка мәгълүматлар да китерелде.


Балаларның җәйге каникул чорында ата-аналарга аеруча игътибарлы булырга, берәр җиргә барырга уйлаганда да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген исләренә төшерәбез. Көтелмәгән бәла-казалар аларны читләтеп үтсен иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ