Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни өчен эвакуатор ДРКБ каршындагы машиналарны алып китә?

Журнал укучыбыз телефон аша: “Республика балалар клиник хастаханәсе янындагы парковкага машинабызны куйган идек. Балабызны урнаштырган арада машинабызны эвакуатор алып киткән булып чыкты. Бу ни хәл ин...

Журнал укучыбыз телефон аша: “Республика балалар клиник хастаханәсе янындагы парковкага машинабызны куйган идек. Балабызны урнаштырган арада машинабызны эвакуатор алып киткән булып чыкты. Бу ни хәл инде? “- дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Укучыбыз соравының дөреслеген ачыклау өчен хастаханә баш табибенең гомуми сораулар буенча урынбасары Станислав Мягков белән элемтәгә кердек.


Без аннан менә мондый җавап ишеттек: “Безнең хастаханә яныннан үтүче Рауис Гәрәев исемен йөрткән урамның уң як өлеше (урман полосасы үскән як)  махсус парковка итеп җайлаштырылган. Махсус юл билгеләре  дә куелган бу парковка РКБ яныннан башланып, беркадәр безнең биналарны үтеп киткәч кенә тәмамлана. Монда куелган техниканы бернинди полиция машинасы алмый. Үз аягында булган балаларын алып килгән ата-аналар машиналарын шунда куя. Авыр хәлдәге сабыйларын  китергән әти-әни безнең турыдагы КППда туктап,  тикшерүчегә хәлне аңлатканнан соң, машинасын  территория эчендәге махсус  стоянкага алып керә. Эвакуатор “Ашыгыч ярдәм” машиналары  юлына куелган автомобильләрне генә чүпли. Шоферларга да әзрәк игътибарлы булырга кирәк. ДРКБ аларның шәхси йорты түгел ич”.


Станислав Викторович  сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, икенче көнне шул якларга барып чыктык һәм читтән генә хәлләр агышын күзәтеп тордык. Балаларын парковкадан хастаханәгә җитәкләп алып кергән  ата-аналарны да, стоянкадан күтәреп керүчеләрне дә күрдек. КППдагы тикшерүчеләр хәлләрен аңлатып мөрәҗәгать итүчеләрне, чынлап та,  эчкә  бер каршылыксыз үткәрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ