Әләзән

image003Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылына күптәннән барасым килә иде. Аның сәбәбе Мәскәүдә чыга торган үзәк гәҗитләрнең берсе белән бәйле. Шактый еллар элек шушы гәҗит битләрендә Урта Әләзән авылын бик нык тәнкыйтьләгән бер язма пәйда булды. Үзәк матбугатта көн саен, сан саен диярлек ислам динендәге төрле мәзһәбләрне тетеп язган мәкаләләр басылган еллар бу. Урта Әләзән дә ваххабчылыкта гаепләнгән иде. Имеш, анда тугыз мәчет (хәзер 11 мәчет эшли, өчесе төзелеп ята) бар, тугызы да экстремистлар үстереп ята. Ун меңле авылда нибары бер милиционер эшли, артыгын тотарга халыкның рөхсәте юк. Халык дигәне авыл советына да буйсынмый икән әле. Язма менә шундый эчтәлектәрәк иде. Мәкалә аптырашта калдырды. Татар кешесе тик торганда ничек шундый адымга барырга мөмкин?

Шушындый сорау белән мин ул чакта Диния нәзарәтендә эшләүче Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб янына кердем. «Әйе, – диде хәзрәт, – андагы бер мәчеттә гарәп иленнән укып кайткан егет эшли башлады, әмма ул һич тә ваххабчы түгел. Ул үзе кебек яшьләрне үз янына туплый, дингә тарта, таләпне нык куя. Шул начармы? Сез Урта Әләзән авылына барып чыгарга, барысын да үз күзләрегез белән күреп, шул хакта язып чыгарга тырышыгыз».

image006Әлеге ният соңлап тормышка ашты – 22 июльдә Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыручы Урта Әләзән авылына юнәлдем ниһаять. Авыл уртасында басып торганда яныма кара төстәге «Лексус» килеп туктады. Машина хуҗасы – яшь кенә чибәр, елгыр егет – яныма килеп кулын сузды да, мишәрчәләтеп: «Аби, сиз Казан кунагимы?» – дип сорап куйды. «Әйе, мин әйтәм, Казан- нан  килдем».  Шулай  итеп,  яңа  танышым  Илдар  белән аның әти-әнисе Наимә һәм Рәсим Асаевлар яшәгән йортка киттек. Йорт хуҗалары якты йөзле, бик тә кунакчыл булып чыкты. Наимә апа күзгә-башка артык чалынмады, аның каравы, гаилә башлыгы Рәсим абый ишегалдының матур бер почмагында табын корып, салмак кына гәп корып җибәрде. «Мин ишле гаиләдә үстем, – дип башлады ул сүзен. – Без тугызау идек. Әти-әни гел безнең өчен яшәде, шуңа күрә авыр тормыш үзенекен итте, бу дөньядан бик иртә киттеләр. Олы бала булгач, тиз генә өйләндем дә икәүләшеп Сарытау каласына чыгып киттек. Анда Наимәнең әти-әнисе яши иде. Алар бик булышты.

Анда сугым цехы ачып җибәрдем. Көненә алтмышар баш  ат  суя  идек.  Аның  итеннән  казылык  әзерлибез.  Базарда үз урыныбыз бар иде. Менә шуннан китте инде дөнья көтүләр. Ике улыбыз туып, тормышларыбызны рәтләгәч, Наимәгә: «Әйдә, авылга кайтыйк. Шуннан күтәрелик.

Оланнарга туган җир кирәк. Чит җирдә килмешәк булып яшәп булмас», – дидем. Бездә читкә китү гадәте юк. Уни- ке елдан Әләзәнебезгә кайттык. Монда да шул күнеккән эшне дәвам иттек. Өй салдык».

Рәсим заманында авылда сугымчылыкны башлап җибәргән кеше. Аннан күреп, 500ләп гаилә елкы асрый башлый, казылык әзерләү белән шөгыльләнә. Иген үстерүчеләр дә бар. «Авылда казылык ит әзерләү кимеде инде. Эше дә авыр, сату да кыенлашты, чөнки күп җирдә әзерли башладылар. Үзем дә сугым цехын яптым. «Магнит», «Пятерочка»  кибетләре  тотам, – ди  йорт хуҗасы.

Чәй эчкәннән соң, ул янына улын дәшеп алды. – Улым, хәзер абыеңны мәчетләргә, яңа мәктәпкә алып бар.

Авылны күрсәт». Мин, хуҗага рәхмәт әйтеп, Илдарга иярдем. Егет бик сүзчән булып чыкты. Капкадан чыгуга, ул урам турында сөйләп китте: «Яз-көз бу урамда К-700лар баткан. Әти авыл советыннан ярдәм сорагач, персидәтел әтидән качып йөри башлый. Шуннан әти аңа кул селти дә, урам халкын туплап, юл салдыра. Юл һәркемгә кирәк, һәркемдә машина. Әтидән күреп, барысы да авыл юлын үзләре рәтләде. Беренче Сабан туен да авылда әти оеш- тырды. Элек бездә андый гадәт юк иде. Башта совхоз директоры Кязыйм Дебердеевтан 30 гектар җир арендага алды ул. Шунда ел да бәйрәм итә башладылар».

«Авылыгызда чынлап та бер генә милиционер эшлиме?» – дип сораштырам Илдардан. «Ә нигә кирәк аның артыгы? – диде егет. – Бездә урлашу, кыйнашу юк. Хәмер эчмиләр. Авылда шайтан суы «Престиж» дигән Мәскәү кибетендә генә сатыла. Аны да читтән кил- гәннәр генә ала. Бөтен авыл бизнес белән шөгыльләнә. Бездә көнне бушка үткәрү гөнаһ. Тугыз меңнән артык халык яши, ел саен 150ләп туй уза. Авылдагы 5 меңнән артык КамАЗ машинасы  Рәсәйнең төрле  төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда иген, чөгендер җыюда, йөк та- шуда катнаша. Бездә гореф-гадәтләрне, әти-әнине бик хөрмәт итәләр. Сез урамда бер генә яланбаш хатын-кыз күрмәссез. Яулыгын изү каплап бәйләсә, ул намазлы; чәчен генә төрсә, ата- анасына хөрмәт йөзеннән бәйләгән булыр».

Без Әбүбәкер хәзрәт Бикмаев имамлык иткән Беренче мәчет янына туктадык. Мәчеттә кеше юк иде. «Әле намазга иртәрәк, – диде Илдар. – Бу мәчет авылда иң борынгысы. Әбүбәкер ага да имамнар арасында иң өлкәне. Аны бөтен авыл хөрмәт итә. Ил таралган елларда ул халыкның мәчетләрдән бизүенә юл куймады. Каты торды. Гадел имам булганга күрә, халык аңа буйсын- ды». Авылның Сигезенче Җәмигъ мәчетенә юнәлдек. Имам-мөхтәсиб Рифат хәзрәт Әбүзәров урынында иде. Мин аңа кайчандыр үзәк гәҗит таккан гаепләрне җиткердем. «Мин Мәдинәдәге Ислам университетын тәмамладым, – диде ул. – Ул ислам дөньясындагы иң абруйлы уку йортларыннан санала. Илгә кайтканда, СССР таралган иде. Күрәм – мәчетләрдә ир-атлар кими төшкән. Мәдрәсәләргә игътибарны арттырдык. Дүрт уку йортына 500гә якын бала тупладык. Балалардан күреп, ир-атлар да мәчеткә йөри башлады. Әбүбәкер хәзрәтнең ярдәме бик зур булды. Шул гына. Хәзер җомга намазында безнең мәчеттә генә дә ике йөзгә якын ир- ат катнаша. Бернинди ваххабчылыкка юл куймадык.

Мәдрәсәдә хокук белемен алып барам. КФУның ислам икътисады факультетында укыйм».

Мәчеттә сәдака төрләре язылган әрҗәләр торуы күңелгә  хуш  килде. Әйтик, «Газ  өчен»,  «Ремонт өчен», «Электр өчен», «Азан өчен»… Юлыбызны дәвам иттердек. Узган ел гына тапшырылган мәктәптә кызлар тырышып-тырышып тәрәзә юа иде. Мәктәп директоры Розалия ханым Акчардакова мәктәпкә балалар бакчасы урнашуын да әйтте. Әлеге мәктәптә 600 бала укый, ба- рысы да диярлек спорт белән шөгыльләнә… Моңа мәк- тәптә барлык мөмкинлекләр дә бар.

image009VIII Бөтенроссия авыл сабан туе мәйданда иртәнге сәгать  унда  башланып  китте. Бәйрәмгә  кунак булып килгән Татарстан Президенты Рөстәм  Миңнеханов белән Пенза өлкәсе  губернаторы  Иван  Белозерцов Пенза һәм Татарстанда яшәгән милләтләрнең тор- мышын чагылдырган авыл утарлары белән танышты.

«Күптәнге хыялым чынга ашты – Урта Әләзәнне килеп күрдем, – дип башлады сүзен Татарстан Президенты. – Дөньядагы иң зур татар авылын күптән күрәсем килгән иде. Яңа мәктәпне, мәчетне күрү насыйп булды. Сабан туе – безнең халыкның милли бәйрәме, горурлыгы. Быел ул Россиянең 59 төбәгендә, дөньяның 32 илендә гөрләп узды». Шул сүзләрдән соң ул мондагы Татар милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусы бүләк итте.

Халыкның күпчелеге Кукмара районы һәм Әләзән авылы халкы пешереп алып килгән тәм-томнарны үз итте, кул эшләре, рәссамнар күргәзмәсен яратып карады.  Күгәрчен  үстерүче  Рифат  Гурдинның  берсе-берсе ун мең сум торган кошларын алучылар да булды хәтта. Төштән соң милли уеннар башланып китте. Ат бәйгесендә Әләзән егете Хафиз Янгузаровка тиңнәр булмады. Бөтенроссия  авыл  сабан туеның  баш  батыры  булып, Мари Иленең Бәрәңге авылы егете Муса Галләмов кал- ды. Сабан туе эстафетасын Курган өлкәсенең Әлмән авылы кабул итеп алды. Сабан туе яши! Ул татар халкын берләштереп торучы бәйрәм.

Ирек СӘМИТ

Добавить комментарий