Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әллүки» «Тәрәзә»сеннән киң әдәбият офыкларына очыш

Соңгы айларда «Мәгариф» журналы күп кенә район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашулар үткәрде. Әлеге чараларда яңгыраган тәкъдимнәрне истә тотып, яңа елдан яшь каләм ияләрен...

Соңгы айларда «Мәгариф» журналы күп кенә район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашулар үткәрде. Әлеге чараларда яңгыраган тәкъдимнәрне истә тотып, яңа елдан яшь каләм ияләренең иҗатларын яктырта башлыйбыз.


Беренче сәхифәбез Ленар Шәех иҗатына багышлана, һәм бу юкка гына түгел! Ул – киңкырлы шәхес. Шагыйрь, мөхәррир, тәрҗемәче... Ленарның иҗаты белән Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә кызыксыналар. 2013 елда ул Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды, 2015 елда «NEWBOOK. Волга – 2015» Идел буе әдәби премиясе белән бүләкләнде.


Ленар Шәех – Татарстан (2006), Россия журналистлар берлеге (2006), Халыкара журналистлар ассоциациясе – IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015).


2007 елдан – Татарстан Язучылар берлеге, 2016 елдан «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон) әгъзасы. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.


Иҗатта беренче талпынулар


Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 нче октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә белем алганда, каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук, аерым бер дәфтәр ачып, төрле мифик образлар, каһарманнар хакында әкиятләр язып карый. Беренче шигырен VI сыйныфта укыганда иҗат итә. Аның турында оныткан да була инде ул, ләкин еллар үткәч, тәүге әсәрен очраклы рәвештә табып ала. Әлеге өйрәнчек шигырь Ленарның әти-әнисе, дәү әнисе, сеңлесе, хуҗалыкларындагы йорт хайваннары һәм йорт кошлары турында. Шулай итеп бер-бер артлы яңа шигырьләр туа. Нәкъ менә алар Ленар Шәех шигъриятенең башлангычын тәшкил итә.


Егет, шигырьләр белән беррәттән, мәкаләләр дә яза. Аның «Адашлар» исемле иң беренче язмасы 1994 елда «Игенче даны» (хәзерге «Актаныш таңнары») район газетасында басылып чыга. Авылларындагы Ленар исемле кешеләргә багышланган әлеге мәкалә Ибраһим Газинең «Өч Мәхмүт» дигән хикәясе тәэсирендә язылган.


Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан ул район газетасында икенче язмасы басыла. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Нуриева тәкъдиме буенча языла. Биредә сүз Ленарның дәү әтисе хакында бара. Нәҗип Газиз улы Газизов озак еллар Актаныш районында балалар йортлары директоры булып эшли. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, күренекле педагог Нәҗип Газиз улы да заманында Минзәлә педогогия көллиятен тәмамлаган була. Әлеге язманың дәвамы буларак, 2008 елда Ленар Шәех «Нәҗип Газизов» исемле китап бастырып чыгара.


«Башлангыч сыйныфларда безгә ирле-хатынлы Сәбилә һәм Шәфыйкъ Хәбибуллинар белем бирде. Алар укучыларны иҗади итеп тәрбияләргә, сәләтләрен ачарга тырыштылар. Үзләре, гармунда уйнап, җырлатып, биетеп, кул эшләренә өйрәтеп. кечкенәдән үз юлыбызны сайларга булыштылар. Беренче шигырьләребезне язарга да нәкъ менә алар этәргеч бирде. Әле дә хәтерлим: Шәфыйкъ абый классларындагы шкаф турында шигырь язарга тәкъдим итте. Мин ул шигырьне вакытында язмадым, ләкин соңрак барыбер язып куйдым», – ди Ленар Шәех, балачак хәтирәләрен барлап.


XI сыйныфны тәмамлагач, Ленар Минзәлә педогогия көллиятенә укырга керә. Аның профессиональ язучылар даирәсенә якынлашуы нәкъ менә шул чорга туры килә.


«Балалар өчен язган шигырьләремне туплап, «Сабантуй» газетасына җибәрдем. Озак та үтмәде, әдәбият бүлегендә эшләүче Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевтан хат килеп төште. «Шигырьләреңне укыдым, бик ошады, бер-ике урында төзәттем, ризасыңмы? Тиздән басылып чыгачак», – диелгән иде анда», – ди Ленар Шәех, олы әдәбият юлына аяк басуы хакында сөйләгәндә.


Шигъри каләмен чарлаучы егет өчен бу зур сөенеч була. Шулай итеп Ленар Илдар Юзеев белән хат алыша башлый. Егет шигырьләрен җибәрә, Илдар абыйсы аларны карый, хуплый, кайбер урыннарын җиренә җиткереп бетерергә куша.


Көллиятнең соңгы курсында чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән вакытта, Илдар Юзеевның чираттагы хаты килеп төшә. Анда «Ленар, син укуыңны дәвам итәргә уйлыйсыңмы? Әйдә КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга кер», – дигән сүзләр язылган була. Ленар, шагыйрь абыйсының киңәшен тотып, керү имтиханнарын тапшырып, кайчандыр әнисе белем алган факультетта укый башлый. Сентябрь аенда остазы янына барып, аның белән шәхсән күрешә, шигырьләрен алып килә, Илдар абыйсы аларны җентекләп укый, киңәшләрен бирә.


«Бер килгәндә, Илдар абый: «Синең юморың бик үзенчәлекле, студентлар тормышы турында берәр кызык шигырь язып кара әле», – диде. Шулай итеп «Бар бездә берәү!..» шигыре туды. Ул – минем университеттагы төркемем турында. Без барлыгы 11 кеше укыдык, шуларның 10 сы кызлар, мин – бердәнбер егет. Шигырьне укыгач, Илдар абый мине «Чаян» журналына, шагыйрь Зөлфәт һәм журналист Мәгъсүм Гәрәев янына алып менде. «Менә сезгә бер егет алып килдем, сәләте бар, юморы бик кызыклы, әзер шигыре дә бар», – диде. Шул рәвешле итеп «Чаян» белән хезмәттәшлегем башланды», – ди Ленар Шәех.


«Әллүки»дә канат ныгыту


Көннәрдән бер көнне Ленарның күңелендә шундый уй туа: «Ни өчен татар теле һәм әдәбияты факультетында әдәби түгәрәк юк икән?» Үзенең уйларын ул язучы Галимҗан Гыйльмановка җиткерә. Галимҗан абый аңа: «Кайчандыр университетта «Әллүки» әдәби берләшмәсе бар иде. Ул, бүгенге татар әдәбиятында ат уйнатучы күп кенә язучыларны һәм шагыйрьләрне кайчандыр үз янына туплап, олы юлга, әдәбият мәйданына чыгарып җибәрде», – дип сөйли. Ләкин бу әдәби берләшмә аерым бер сәбәпләр аркасында 90 нчы елларда таркала. 2003 елда Ленар Шәех язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрәләр. «Әллүки» тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Алар – алдына студентлар газетасы оештыру мәсьәләсе килеп баса. Тиз арада берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының «Тәрәзә» газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның баш мөхәррире була.


«Бүгенге көндә әдәбиятка килгән яшь каләм ияләре турында сүз алып барганда, мин Рифат Сәлах, Айдар Җамал, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Айсылу Имамиева, Лилия Закирова, Раилә Мөхсинова, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова исемнәрен телгә алыр идем. Алар «Әллүки»дән чыккан егетләр һәм кызлар. Күбесе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды, китаплары чыкты, әдәбиятта үз урыннарын алып киләләр», – дип, ялкынланып сөйли Ленар Шәех эчке бер горурлану хисе белән.


Әдәбият күгендә очыш


Ленар поэзиянең төрле юнәлешләрендә, төрле үлчәмнәрдә язарга ярата. Шуңа күрә ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә. Аның шигъриятендә лирика да, юмор да, сатира да, гражданлык та, фәлсәфә дә бар.


«Шигырь – күңел халәтен үтемлерәк итеп белдерә, һәм ул тизрәк тә языла. Соңгы вакытта милли шигърияткә тартылам. Хәзерге глобальләшү шартларында мине халкыбызның язмышы, телебезнең киләчәге борчый. Бүгенге белән генә яшәп булмый, алдагы көн турында да уйларга, уйланырга кирәк. Киләчәктә татарлыгыбызны, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калырга тиешбез. Беренче чиратта, мин татарларның бүлгәләнүенә каршы. Бүгенге көндә керәшеннәр, мишәрләр, болгарлар үзләрен аерым халык итеп күрсәтергә омтылалар. Гасырлар дәвамында бер милләт буларак формалашканбыз икән, әлеге бердәмлекне мәҗбүри рәвештә сакларга кирәк, дип саныйм. Бу берләшү юктан гына килеп чыкмаган бит. Бер-беребезгә терәк булып, бер-беребезне аңлап, шушы көнгә кадәр килеп җиткәнбез икән, дуслыгыбызны саклап, зур татар милләте булып яшәргә тиешбез. Чөнки татарның Россиядә дә, төрки халыклар арасында да урыны зур. Безне хөрмәт итәләр, олылыйлар, безнең белән исәпләшәләр – менә шул дәрәҗәдән төшмәскә кирәк. Әгәр вак-вак кыйпылчыкларга бүленеп бетсәк, юкка чыгачагыбыз көн кебек ачык. Тарих битләрендә генә калмас өчен, без киләчәккә бердәм, таркалмас милләт булып барырга тиешбез», – ди Ленар.


Аның бүген балалар шагыйре буларак та киң әдәбият мәйданында үз урыны бар.


«Яшьләр арасында балалар өчен язучылар бик аз. Шагыйрьләрдән Римма Шәехованы аерып күрсәтергә мөмкин. Рөстәм Галиуллинның беренче хикәяләр җыентыгы нәни дусларыбыз өчен булды. Айсылу Имамиеваның әкиятләр китабы дөнья күрде.


Балалар өчен язучы кеше, беренче чиратта, үзе күңеле белән сабый булырга, аларча фикер йөртә белергә, самимилеген җуймаган булырга тиеш. Икенче шарт – заман белән бергә атлау. Бүгенге балага нинди темалар кызык соң? Тормыш бит гел үзгәрештә. Әсәрдәге вакыйга сабый күңелен кызыктыра алырлык булсын. Чөнки хәзерге интернет, гаджетлар заманында баланы китапка тарту җиңел түгел. Әгәр ул, китапны ачканнан соң, иң беренче җөмләдән үк әсәргә кереп китә алса, бу – язучының уңышы дигән сүз.


Балалар шигыре гади, ләкин шул ук вакытта сабыйны елмайтырлык кызык та, уйландыра торган да булырга тиеш. Аларга мәктәп, гаилә, дуслары хакында гына түгел, ә милләт, халык турында, тарихи темаларны да үтемле итеп җиткерә белергә кирәк. Бары тик чын балалар язучысы гына бу миссияне профессиональ дәрәҗәдә башкарып чыга ала», – ди Ленар Шәех.


Студент елларында оештырган «Әллүки» «Тәрәзә»сеннән Ленар бүген киң әдәби офыкларны барлый, баш мөхәррир буларак үз бәясен бирә, яшь алмашка канат ныгытырга ярдәм итә.


7

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ