Логотип Магариф уку
Цитата:

“Әтигә охшаган дип әйтәләр”

Зөфәр Бәширов – татар халык язучысы Гомәр Бәширов улы. “Миндә язучы сәләте булмады”, – дисә дә, әтисенең иҗади мирасын барлау, пропагандалау буенча шактый саллы эш башкарган шәхес ул. Әле күптән түгел...

Зөфәр Бәширов – татар халык язучысы Гомәр Бәширов улы. “Миндә язучы сәләте булмады”, – дисә дә, әтисенең иҗади мирасын барлау, пропагандалау буенча шактый саллы эш башкарган шәхес ул. Әле күптән түгел генә язучының 62 ел буе язган көндәлекләрен халыкка тәкъдим итте. Бүген исә әтисенең шәхси архивын тәртипкә китереп, дәүләт архивына тапшыру белән шөгыльләнә. Тагын бер гаҗәпләндергән факт бар: Зөфәр ага төс-кыяфәте, тавышы, сөйләме белән дә коеп куйган әтисе.    


“Безне охшаган дип әйтәләр шул, – ди ул, югалып калганыбызны тоемлап. – Тавышларыбызны телефоннан аермыйлар иде. Ә кыяфәткә килгәндә, Яңа Салада гомер иткән Хәмзә абый әтигә аеруча охшаган иде. Әтинең абыйсы ул, мин белә башлаганда ук олы яшьтә иде, гомере буе Яңа Салада яшәде, кабере дә шунда. Бала чакта ул авылга еш кайтып йөри идем мин. Сабан туйлары бик матур үтә иде. “Гренадер” Гайнулла җизни мин кайтуга чикләвек әзерләп куя. Гәрәбә шикелле сап-сары, сайланып алынган чикләвекләр. Әйдә, улым, чикләвек җыярга барыйк, дип, кайвакыт мине дә урманга ияртеп китә иде. Чикләвек ботагын ыргаклы таягы белән тарттырып төшереп, өстән иң әйбәтләрен генә җыйдыра иде”.


Гомәр Бәширов тормыш иптәше Кәримә белән исә Кенәрдә эшләгәндә таныша. Яшьләр сәхнәдә “Таһир-Зөһрә” спектаклен куя. Гомәр кылычлар аскан гаскәри булып уйный. Шунда залда утырган бер кызга – Кәримәгә күзе төшә аның. “Әти бу хакта үзенең көндәлекләрендә тәфсилләп язган, – ди Зөфәр ага. – Шул танышуларыннан соң озак та үтми, өйләнешеп тә куялар. Бергә бик дус яшәделәр. Аларның үзара сүзгә килешкәннәрен исемә дә төшерә алмыйм.  Безнең булгалый, тавыш та чыга кайчагында. Ә аларның – юк. Әтинең уңышлары, аның әдәбияттагы казанышларында әнинең өлеше зур. Ул аның фәрештәсе булды. Тормыш мәшәкатьләрен әни үз өстенә алды, ул сөйрәп барды. Әти көне-төне эштә, йә командировкада. Бик авыр чаклар да булды. Сугыш елларында салкын, ашарга юк. Мичне утын белән ягабыз. Әни белән утын кисәбез, ярабыз. Утын ярырга мине әни өйрәтте. Холкы буенча бик түзем, акыллы иде. Беркайчан да акылын күрсәтеп масаеп йөрмәде, әмма тормышның төрле вакытларында эшләре һәм сүзләре бик дөрес булды. Бер-ике генә сүз әйтеп куя иде дә бөтенесе урынына утыра иде. Без күбрәк әни кулында үстек”.


         Гомәр Бәширов гаиләсендә ике бала үсә. Олы кызлары Лилия, университет тәмамлагач, юллама белән Арча ягына юл тота. Шунда язмыш аны Мөхәммәт Мәһдиев белән очраштыра, шунда ул аның тормыш иптәше булып куя. Оныклары Гәүһәр Хәсәнова да әтисе, бабасы мирасын барлау, саклау, аны халыкка таныту буенча шактый эшли. “Язучы гаиләсе бүтән гаиләләрдән аерылмый, – дип апа-энекәш мөнәсәбәтләре турында бәян итә Зөфәр Гомәр улы. – Әмма үзенчәлекләре дә бар. Әти баштарак нәшриятта, сугыш елларында радиокомитетта эшләде, ә әдәби әсәрләрен кичен – эштән кайткач яза иде. Балалар бит инде, шаярган чаклар да булгандыр. Әмма безнең әни ул турыда кайгыртып торды, әтиегез эшли, шауламагыз, дип коры тотты. Әти эшләгәндә шыпырт кына йөрергә тиеш идек. Шул тәртип кереп калды, соңгы елларда да шулай дәвам итте, әти өстәл артында икән, бүлмәсенә кермәдек, үзе чыккач кына аралаша идек. Бергә яшәдек. Аның бүлмәсенә оныкка гына керергә рөхсәт иде. Кызым Наилә бүлмә ишеген ачып керә дә: “Дәү әти, язасыңмы?” – дип сорый. “Язам, кызым, язам”, – ди әти. Бабасын хуплап, кызым да: “Ярый, яз!” – дип чыгып китә иде”.


Һөнәр сайлаганда әтисенең әдәбияттагы юлы белән кисешмәс өчен читтәрәк булырга тырыша Зөфәр абый. Университетны тәмамлагач, Төркмәнстанның Красноводск аэропортында инженер-метеоролог, аннары Казандагы хәрби заводта инженер булып эшли. Соңрак Мәскәүнең Яңалыклар Мәгълүмат Агентлыгының (АПН) Идел буе төбәге фотохәбәрчесе була. 1985 елда Татарстан китап нәшриятына килә. Әтисе вафатыннан соң, көндәлекләрен бастырып чыгара.


Гомәр аганың оныгы Наиләгә дә һөнәр сайлаганда бабасы йогынты ясагандыр, ул бүгенге көндә филология фәннәре кандидаты, доцент. Казан федераль университеты, Казан дәүләт консерваториясендә инглиз һәм итальян телләрен укыта. Аның кызы Камиләгә дә филолог булырга язган. Эстониянең данлыклы Тарту университетында магистратура үтеп кайткач, биредә чит телләр укыта. “Әдәбиятны яраталар, өйдә иң затлы әйбер – китап безнең”, – дип нәсел дәвамчылары өчен сөенүен белдерә Зөфәр ага. Хатыны Флүрә ханым белән тигез картлык насыйп итсен аларга!


Ïîðòðåò ïèñàòåëÿ Áàøèðîâà Ãóìåðà Áàøèðîâè÷à ñ åãî ñûíîì Áàøèðîâûì Çóôàðîì Ãóìåðîâè÷åì. Ôîòîãðàôèÿ ñäåëàíà â ôîòîàòåëüå â Ìîñêâå â 1955ãîäó.
Фотода аталы уллы Бәшировлар. 1955 ел. Фото гаилә архивыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ