Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин экология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне тәбрикләде

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербург шәһәрендә узган экология буенча  Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне тәбрикләде.Чараның тантаналы өлеше башланыр алдын...

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербург шәһәрендә узган экология буенча  Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне тәбрикләде.


Чараның тантаналы өлеше башланыр алдыннан бер төркем укучылар Парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар, утырышлар залы, музей экпонатлары белән танышып чыктылар.


Укучыларны, чакырулы кунакларны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләп, аларга үзенең теләк-фикерләрен җиткерде.


– Татарстан укучылар командасы Бөтенроссия экология олимпиадасында 17 призер һәм  5 җиңүче дипломына ия булды Экология елында безнең республика укучылар командасы җиңүе аеруча сөенечле вакыйга. Ел саен 5000 нән артык студент, укчылар әйләнә-тирә мохитне чистарту эшендә катнаша. Сез дә,  алдагы тормышыгызда экология министрлары, инспекторлар, белгечләр булып китәрсез. Моңа безнең шигебез юк. Ә бу җиңү республика мәгариф системасының югары дәрәҗәдәге эшчәнлеген тагын бер кат исбатлый,- диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.


Укучыларның проект эшләре буенча чыгышлары тыңланганнан соң, җиңүчеләрне һәм аларның остазларын тәбрикләү өлеше булды.


Әле чарада ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Дәүләт Советы депутатлары  Ринат Гайзатуллин, Марат Галеев, Ирек Салихов һәм башка рәсми затлар катнашты.


20965_pic 20970_pic 20971_pic 20974_pic 20975_pic 20977_pic 20980_pic
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ