Логотип Магариф уку
Цитата:

Фитр һәм фидия сәдакаларын ничә сум итеп бирергә?

Рамазан аенда бирелә торган махсус сәдака - фитр сәдакасы бар. Ислам шәригатендә аның күләме, пәйгамбәребез (с.г.с) хәдисләренә таянып, арпа, бодай ярмалары һәм финик, йөзем җимешләре бәясеннән чыгып...

Рамазан аенда бирелә торган махсус сәдака - фитр сәдакасы бар. Ислам шәригатендә аның күләме, пәйгамбәребез (с.г.с) хәдисләренә таянып, арпа, бодай ярмалары һәм финик, йөзем җимешләре бәясеннән чыгып билгеләнә.
Шунысын да искәртеп әйтергә кирәк, гомумән алганда, сәдаканы күпме телисең, шулкадәр биреп була. Әмма кайбер сәдакаларның, мәсәлән, фитр, фидия сәдакаларының күләме билгеләнгән. Мөселман кеше аны шул билгеләнгән күләмдә бирергә тиеш.
Республикабызның Диния нәзарәте карамагындагы Голямәләр шурасы фитр, фидия күләмен ел саен билгели. Ул быел да, үткән елгы кебек үк,
фитр - 100 сумнан алып 600 сумга кадәр,
фидия – көненә 200 сум*.
Фитр сәдакасы гаиләдәге һәр кеше өчен бирелә. Хәтта яңа туган бала өчен дә.
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Алтын буенча зәкәт нисабы тулса, мөселман фитр сәдакасын 600 сумнан да ким түләргә тиеш түгел”, - диде.

Алтын буенча зәкәт нисабы - 210 мең сум. Мәсәлән, кешенең 210 мең сум акчасы булып, ул бер һиҗри ел дәвамында кулланылмаган икән, аның зәкәте түләнергә тиеш. Яки 40тан бер өлеше сәдака итеп бирелә. Кемнәргә, нинди максатларга бирелгәне ислам шәригатендә ачык итеп аңлатылган.


Зәкәт нисабы, алтын буенча гына түгел, көмеш буенча да исәпләнә һәм көмеш буенча нисаб 18 мең сум тәшкил итә.
Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru
«Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга шундый сорау бирдек:
— Мөселман фитр сәдакасын ничек түләргә тиеш алтын буенча нисабтан чыгыпмы, әллә көмеш буенчамы?
— Көмеш буенча нисабы тулучылар бик күп булачак. Хәтта фәкыйрь дип санарлык кеше калмаска мөмкин. Чөнки күп кешедә алтын алка, йөзек, беләзекләр* һ.б. бар. Болай санаганда аның көмеш нисабы тулырга мөмкин.
Шуннан чыгып, мөфти үзенең вазыйфаи иҗтиһады белән нисабны алтыннан санау хәерле икәненә басым ясады. Аллаһы Тәгалә белүчерәк!
*Алтын әйбернең үзеннән дә зәкәт чыгарыла. Яки акчадан гына түгел.
*Фидия сәдакасы берәр авыру яки картлык сәбәпле ураза тота алмаганда бирелә. Көненә 200 сум. Рамазан ае 29 көн икән, димәк, 5800 сум дигән сүз. Әгәр мөселман авыру да, фәкыйрь дә икән, мондый очракта фидия түләнми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ