Логотип Магариф уку
Цитата:

Француз телен кайсыгыз яхшырак белә?

Бу көннәрдә мәктәп укучылары арасында төрле предметлар буенча республика олимпиадаларының йомгаклау һәм Бөтенроссия этабының төбәк этаплары бара. Узган атна ахырында француз телен үзләштерүче укучылар...

Бу көннәрдә мәктәп укучылары арасында төрле предметлар буенча республика олимпиадаларының йомгаклау һәм Бөтенроссия этабының төбәк этаплары бара. Узган атна ахырында француз телен үзләштерүче укучылар арасында республика олимпиадасына йомгак ясалды.


 
IMG_9734

Йомгаклау тантанасы Казандагы 112 урта мәктәптә уздырылды. Анда Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Мөхәммәтов, жюри рәисе В.Васильева катнашты.


Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында быел барысы IX –XI сыйныфларда укучы 29 бала француз теленнән үз белемен, сөйләм сәләтен күрсәтте. Алар Биектау һәм Түбән Кама районнарыннан, Кама һәм Чаллы шәһәрләре мәктәпләреннән иде.


Әлеге олимпиадада Казандагы 9 нчы гимназиянең XI сыйныф укучысы Динара Саламатова республикабыз укучылары арасында француз телен иң камил белүче дип табылды. Шунысы сөенечле: әлеге бәйге җиңүчеләренең барысы да диярлек – Казандагы 9 гимназия укучылары.


VII – VIII сыйныф укучылары арасында француз теленнән үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабында исә 18 укучы бәйге тотты. Анда Түбән Камадагы 22 нче гимзиянең VIII сыйныф укучысы Михаил Вандеров беренчелекне алды. Призлы урыннарны алучылар арасында Казандагы 9 нчы гимназия, Чаллыдагы 37 нче һәм 60 нчы урта мәктәпләре укучылары да бар.


Олимпиада җиңүчеләрен ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм телләр үзләштерүдә яңадан-яңа биеклекләргә ирешүләрен теләп калабыз.


Фотосурәт http://rocrt.ru/ сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ