Логотип Магариф уку
Цитата:

Фундаменталь хезмәт дөнья күрде

Фото: tatar-inform.ruӘбу Мансур әл-Матуридиның "Китаб әт-тәүхид" дигән хезмәте рус телендә  дөнья күрде. Хәнәфи мәзһәбендә фундаменталь саналган әлеге хезмәт Казанда, Татарстан мөселманнары Диния нәз...


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru
Әбу Мансур әл-Матуридиның "Китаб әт-тәүхид" дигән хезмәте рус телендә  дөнья күрде. Хәнәфи мәзһәбендә фундаменталь саналган әлеге хезмәт Казанда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йортында нәшер ителгән. Китапны гарәп теленнән Казан казые һәм Казан ислам университетының кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә иткән. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, бу китап бик катлаулы. Ул әзерлеге яки дини белеме булган белгечләр өчен генә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: мондый хезмәт Россиядә беренче тапкыр нәшер ителә. РИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин фикеренчә,  республикабызда мондый дәрәҗәдәге хезмәтләр чыгуы – ул исламның яңа бер баскычка күтәрелүе.

Тәрҗемә итәр өчен өч ел вакыт кирәк булган. Бүгенге көндә 300 данә басылган. Россия төбәкләрендә дә китап белән кызыксынучылар күп икән.  “Шул сәбәпле, мөфтиебез карары белән, якын көннәрдә тагын 1000 данә бастырачакбыз”, - диде "Хозур" нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ