Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол чемпионаты уеннарына бушлай билетлар биреләчәкме?

Футбол чемпионаты уеннарына эләгү өчен бушлай билетлар бирәчәкләрме? Мәсәлән, инвалидларга.«Мәгълүм булганча, Чемпионат Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Әмма бер шәһәрдә дә инвалидлар өчен бушлай билетл...

Футбол чемпионаты уеннарына эләгү өчен бушлай билетлар бирәчәкләрме? Мәсәлән, инвалидларга.«Мәгълүм булганча, Чемпионат Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Әмма бер шәһәрдә дә инвалидлар өчен бушлай билетлар бирелү хакында хәбәр булмады», - ди Владимир Алексеевич Федорин, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстандагы төбәк оешмасы рәисе. Күрмәүче кеше үзе билет сатып алса, аңа стадионга килгәч махсус аппаратура бирергә тиешләр. Матч тәмамланганнан соң аны кире тапшыру шарты белән, әлбәттә.


Республикабызда күрмәүчеләргә футбол матчларын карау уңайлы, тәэсирле булдыра алган кадәр мөмкинлекләр тудырырга тырышалар. ТР сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова әйтүенчә, алар Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын трансляцияләүне оештырачак. Шулай ук Казан кунаклары арасында күрмәүчеләр булса, алар өчен шәһәр белән танышу мөмкинлеге яки истәлекле урыннарының махсустактиль экспозицияләре булдырылган.


WhatsApp Image 2018-06-08 at 16.10.31 WhatsApp Image 2018-06-08 at 16.10.17


Июнь ахырында башкалабызда үтәчәк Футбол чемпионатының җанатарлары арасында күрмәүчеләр дә бар. Алар барлык матчларны да карап барырга җыена. В.А.Федориннан: «Футбол чемпионаты уеннарына бушлай билет алырга теләүчеләр күп булыр идеме?» - дип сорыйм. «50ләп кеше, һичшиксез, булачак. Бәлки күбрәктә», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ