Логотип Магариф уку
Цитата:

Футболчыларның мозаика техникасында эшләнелгән портретлары 250 мең сумга бәяләнә

Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанның матбугат үзәгендә журналистларга мозаика буенча мастер-класс күрсәтелде. Рәссам Анна Солнечная матбугат вәкилләренә дөньякүләм танылган футбол...

Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанның матбугат үзәгендә журналистларга мозаика буенча мастер-класс күрсәтелде. Рәссам Анна Солнечная матбугат вәкилләренә дөньякүләм танылган футболчылар Мөхәммәт Сәлах (Мисыр) һәм  Лионель Мессиның (Аргентина) вак ташлардан мозаика техникасында эшләнелгән портретларын тәкъдим итте.


IMG_20180630_141703«Рәссам буларак, мин күптөрле техникалар буенча эшләп карадым,  - ди Анна Солнечная. – Картиналарымның беренчел кыяфәттә мөмкин булганча озаграк саклануын теләдем. Шуңа күрә мин мозаиканы сайладым. Соңрак бәлки ташлардан нинди дә булса кызыклы әйбер ясап буладыр дип уйладым. Өч төс булса инде аңлашылырлык картина ясарга мөмкин. Минем беренче хезмәт җимешем - «Болгар» картинасы. Шуннан соң мин илһамланып киттем, укучыларым да барлыкка килде. Без Дөнья чемпионатына багышланган җәйге күргәзмә әзерләргә булдык. Иң беренче итеп Мөхәммәт Сәлахның картинасын ясадык. Ә икенчесе – Лионель Мессиныкы».  Әлеге картиналарны 5 кеше 2 ай дәвамында ясаган. Шуңа күрә бәяләре дә түбән түгел – 250 000 сум.


IMG_20180630_115346


IMG_20180630_121707

Әңгәмә барышында Анна Солнечная Португалия футболчысы Криштиану Роналдуның кечкенә портретын ясап күрсәтте. Журналистлар да бу эштә үзләрен сынап карады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ