Логотип Магариф уку
Цитата:

Г. Тукайга багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...»  бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикак...

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үтте. Әлеге чарада махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашты.


DSC_0964Бәйге берничә этапта үтте: студентлар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте,  шулай ук Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.DSC_0997 DSC_1003 DSC_0961 DSC_0983



– Тукайның бөеклеген, аның даһилеген халык бәяләгән. Патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә аңа халык шагыйре исеме бирмәгән, ә халык шулай атаган. Әгәр аны халык сакламаса, белмәсләр иде. Минем бүгенге яшьләребезгә рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге конкурста катнашырга дип килгәнсез икән, димәк сез Тукайны белеп, укып үскән балалар,- диде жюри әгъзасы, татар шагыйре, журналист һәм публицист Газинур Морат.



Конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты,  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Яр Чаллы, Арча педагогика көллияте, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесыннан килгән егет һәм кызлар көч сынашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ