«Гаилә һәм мәктәп» журналы «Тукайның әкият дөньясында» дип аталган бәйге игълан итте

Untitled-1-01Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкиятләре безгә бишектән үк якын. Тиздән бөек шагыйребезнең туган көне. Шул уңайдан балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итәбез. Бәйгедә 4-15 яшьлек балалар катнаша ала.

Шартлар бик гади:

— Г. Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга;

— аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма яисә электрон вариантына 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга.

Эшләр 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә»номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

НИГЕЗЛӘМӘ

Добавить комментарий