Логотип Магариф уку
Цитата:

“Гаилә һәм мәктәп” журналының гыйнвар саны дөнья күрде!

Яңа санда укыгыз: Тәрбиячене кем яклар?Әлбәттә, һәр әти-әни өчен үз баласы кадерле. Сабыеның саулыгы, белеме, чисталыгы-пөхтәлеге өчен борчылучыларны гаепләп тә булмый. Ләкин бала турында кайгырту авы...

Яңа санда укыгыз:


 


Тәрбиячене кем яклар?


Әлбәттә, һәр әти-әни өчен үз баласы кадерле. Сабыеның саулыгы, белеме, чисталыгы-пөхтәлеге өчен борчылучыларны гаепләп тә булмый. Ләкин бала турында кайгырту авыру төсмере алып, тәрбияче, бакча мөдире өстеннән шикаятьләргә әверелсә, педагогларны яклау, һичшиксез, кирәк.


 


Җиңелү ачысы


Бакча яшендә һәр гаиләдә принц һәм принцессалар үсә. Мәктәпкә киткәч, алардан, тырыша-тырыша, лидер тәрбиялибез. БДИда югары балл җыйсын, спорт икән – алтын медаль, сәнгать икән – беренче урын яуласын, һөнәр сайлаганда җитәкче, оештыручы булсын... Лидерлар илендә гади малай-кызларга урын бармы соң? Җиңелүчеләрнең хәлен кем аңлар?


 


Бала көен кайда көйләргә?


Өйдә, гаиләдә әнисе янында тәрбияләнгән бала балалар бакчасына йөргән яшьтәшләреннән аерылып тора, җәмгыятькә яраклашмаган була, дигән фикер яши. Өй тәрбиясе яклылар исә киресен исбатлый. Чыннан да, кайсысы отышлырак: өй тәрбиясеме, әллә балалар бакчасымы?


 


Затлылык – әтисеннән


Халык язучысы Гомәр Бәширов улы – Зөфәр ага: “Миндә язучы сәләте булмады”, – дисә дә, әтисенең иҗади мирасын барлау, пропагандалау буенча шактый саллы эш башкарган шәхес. Тагын бер гаҗәпләндергән факт бар: ул төс-кыяфәте, тавышы, сөйләме белән дә коеп куйган әтисе.


 


Фин илендә кунакта


Хельсинки безне салкынча һавасы, чиста юллары һәм мөлаем кешеләре белән каршы алды. Вокзал янындагы мәйданга чыгу белән, алдан ук хәстәрләп куйган тупланмага үрелдем. “Кызым, бер дә борчылма, хәзер барысын да табабыз!” – дип сумкага кулымны тыккан идем... кирәкле папка урынында юк! Алдан хәстәрләп куйган карталарым Питер кунакханәсендә онытылган!


Тәмлетамак чирләре


Ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларының, эч авырта, дип зарлануларын игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Дөрес, бу чорда хирург ярдәме таләп ителгән очраклар сирәк. Әмма сукыр эчәк, эчәклек үткәрмәүчәнлеге кебек операция ясау юлы белән генә дәвалап була торган авырулар да бар.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ