«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь санында укыгыз

«Ярамый!»га… карамый
«Үз йортыбыз белән үстек, бакчабыз бар иде. Узган-барган малай-шалайлар, пешмәгән алма өзгәндә, күрше-күлән  аларны пыр туздырып куа иде. Ә минем  әни: «Оланнар, алма бит әле пешмәгән, өзмәгез. Менә прәннек ашагыз, алма пешкәч, килерсез, бергәләп җыярбыз», – дип, аларны сыйлый иде. Шуннан соң малайлар башка иптәшләрен дә: «Алма пешкәнче өзәргә ярамый», – дип кисәтә, саклый торган булдылар».

окт

Монда балачак яши

Бүгенге көндә районда унике мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшләп килә. Аларда татар телендә белем бирү дә каралган. Мәктәпкәчә милли белем бирү буенча инновацион тәрбия мәйданчыгы итеп билгеләнгән 7 нче бакчада шулай ук татар төркеме бар.Татарстан тимерюлчыларының үзәге булган Әгерҗедә һәр бакчаның үз йөзе. Әле күптән түгел генә шәһәрнең 9 нчы балалар бакчасы коллективы, Сочидан белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәсен тәкъдим итүгә багышланган Икенче Бөтенроссия смотр-бәйгесендә катнашып, күпсанлы бүләкләргә һәм техник чаралар сатып алу өчен грантка лаек булган.

«…ике бармак кебек янәшә…»

Регина мәктәптән кайтуга портфелен бер читкә алып куйды да, «Әнием, мин кайттым», – дип, Дамирә апаны кочып алды. Әнисе, җавап итеп, акрын гына кызын күкрәгенә кысты. Ана белән бала арасында шундый җылылыкны күреп, күзләремә яшьләр килде. Берәүләр үзләре дөньяга тудырган бәгырь җимешләрен ике дә уйламыйча аяусыз язмыш кочагына ташлаганда, Дамирә апа кебек киң күңелле затларның кыерсытылган сабыйларга гаиләле матур тормышта яшәү бәхете бирүе күңелдә соклану уятты.

Гаджетлар корбаны булмас өчен нишләргә?

Сабый, әйтерсең: «Мин мөмкинлекләремне тормышка ашырырга телим!» – ди һәм үзе белән шөгыльләнүне таләп итә. Ул әтисе яки әнисе янына йөгереп килә дә бергәләп уйнауларын, һавада йөреп керүләрен яки китап укуларын үтенә. Ә өлкәннәргә, аның кулына электрон «уенчык» тоттырып, үз мәшәкатьләренә чуму җайлырак.

Җитте! Аякка басарга кирәк!

«Бер ай гипста ятканнан соң, үземә «Җитте!» дидем һәм үрмәләп йөри башладым. Йөзем бакчасында элмәкләр ясап, шуларга тотынып һәркөнне аякларыма күнегүләр ясый идем. Бер ай вакыт үткәч, шул элмәкләргә ябышып йөри башладым. Н.А. Островскийның «Как закалялась сталь», Б.Н. Полевойның «Повесть о настоящем человеке» әсәрләре күңелемдә үз-үземә ышаныч, ихтыяр көче тудырды».
… үтерде

Өч минут дигәне күпме булыр икән инде? Рәсим сабырсызланып эскәмия башыннан сикереп төште, әрле-бирле йөренергә кереште. Күңеленә әллә нинди шикле уйлар керә башлады. Дөрес эшлиме ул? Язмыш белән шулай уйнарга ярыймы? Әллә борылып кайтып китсенме? Таһирга нәрсә аңа, килер дә китәр.

Добавить комментарий