“Гаилә һәм мәктәп” журналының яңа санын укыгыз

Коткарыгыз! Ябылабыз…

Теләсә кайсы мәктәпкә кергәндә дә күңел үсеп китә, җаныма сабыйлык орынып ала минем. Ләкин бу юлы алай булмады – укытучыларның нуры качкан йөзләрен күргәч, мәет чыккан йортка кергәндәй, имәнеп киттем. «Коткарыгыз! Ябылабыз… » – диде ишек төбенә баскан җыештыручы апа.

Тупны ирләрчә тибәргә ир кеше генә өйрәтә ала!

Ирләрне – ирләр генә, ә хатын-кызны бары тик хатын-кыз гына тәрбияли ала. Бүтәнчә булмый. Әгәр ир баланы хатын-кыз тәрбияли икән, ул аны үз күзаллауларыннан чыгып тәрбияли. Ягъни ир-ат ничек булырга тиешлеген үзе ничек күрә, шулай тәрбияли. Ир-ат та шулай ук! Әгәр әти кешегә кызын ялгызы гына үстерергә туры килә икән, ул да нәкъ шул рәвешчә яки үз күзаллауларыннан чыгып тәрбия кыла. Әмма ләкин бу күзаллаулар бик сирәк очракта чынбарлыкка туры килә.

 

Балык белмәсә, Халикъ белә

Тәрбия йортына «Гаилә учагы» дигән исем куштык. Аларга йорт җиһазлары, төрле кирәк-ярак, спорт инвентарьлары алдык, ямь керттек. Ата-аналары баш тарткан, ун зәгыйфь бала сайлап алдык. Аларны хәтта волонтерлар да караудан баш тарткан, чөнки берсеннән-берсе хәлсез, елак. Җитмәсә, бәвелләре тотмый. Салкын күз карашларыннан, дорфа сүзләрдән куркып беткәннәр. Рамазанда даун авыруы, Робертның йөрәге чирле, Йосыф бөтенләй сөйләшми, Муса кулына кашык та тота алмый, күпләренең аяклары атламас иде.

Татар телен уйнап өйрәнәләр

Сабыйларның күбесе балалар бакчасына йөргәнче татарча авыз да ачмаган. Татар фамилияле балалар, милләтләре белән татар булсалар да, кызганыч, гаиләдә татарча сөйләшмиләр, чөнки аларның әти-әниләре, ә кайберләренең әби-бабасы да үз телен белми. Шунлыктан мәсьәлә тагын да катлаулана, шулай да чишү юллары бар икән.

Добавить комментарий