Логотип Магариф уку
Цитата:

Гасырдан артык тарихы булган «Мәгариф» журналының тиздән, бик тиздән 1000 нче саны дөнья күрәчәк!

«Быелның 6 мартында классик татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның хәер-фатихасы белән дөньяга аваз салган «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге кайбер җитәкчеләр, көлемсерәп...

обл_Страница_1«Быелның 6 мартында классик татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның хәер-фатихасы белән дөньяга аваз салган «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге кайбер җитәкчеләр, көлемсерәп, аны  тантана итәрлек дата түгел дип саныйлар. Бу – аларның хатасы. Чөнки алар  зыялыларның зур катламы – укытучылар, мәктәп директорлары, галимнәр, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре өчен чыгарыла торган бердәнбер басманың ТАССР һәм хәзерге Татарстанның мәгариф, фән, мәгърифәт системасын үстерүдәге ролен бәяләп бетермиләр. Журналның абруе бүгенге көндә дә, элеккеге кебек үк,  югары». – «Мәгариф» журналының март санында баш мөхәррир Сөмбел Таишеваның әлеге юбилейга багышланган мәкаләсендә менә шундый юллар бар. Дистә еллар дәвамында басманы күзәтеп, укып баручылар өчен әлеге мәкалә мәгънәви яктан да, тарихи дәлилләр буенча да зур кызыксыну уятачак. Ә юбилейга килгәндә «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзалары, фикердәшләре, авторлары үзләренең мәгариф өлкәсе белән бәйләнешле истәлекләрен, котлауларын юллаганннар.


Бу сан тагын нәрсә белән үзенчәлекле? 2018 ел безнең республикада Л.Толстой елы дип игълан ителгән иде. Казанның 39 нчы урта мәктәбе укытучысы Людмила Адиеваның язучының тормышына һәм иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәләре рус теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренә зур ярдәмлек булачак. Түбән Каманың инглиз теле укытучылары Зәйтүнә Сафиуллина белән Айсылу Нәҗиповаларның төп дәүләт имтиханының язма өлешенә, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты кафедрасы доценты Кадрия Шакированың  математика фәненнән БДИга әзерлек сыйфатында бирелгән мәкаләләре, безнең даими авторыбыз, редколлегия әгъзасы – КФУның химия буенча белем бирү кафедрасы доценты, Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей укытучысы Фидалия Халикованың химия фәненнән үткәрелгән олимпиадага нәтиҗәләре хакындагы язмасы да әлеге фәннәр буенча дәрес алып баручы мөгаллимнәрне битараф калдырмас.


Шулай ук башка тәҗрибәле мөгаллим һәм тәрбиячеләренең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, аерым фәннәр һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалар да хезмәттәшләре өчен файдалы кулланма материал булыр.


Тагын бер яңалык: «Мәгариф» журналы үз битләрендә бу саныннан башлап укытучыларга һәм ата-аналарга ярдәм йөзеннән «Синең киләчәк һөнәрең» рубрикасы белән урта махсус һәм югары уку йортлары турында мәгълүмат бастыра башлады. Бу юлы Арча педагогия һәм Лубян урман көллиятләре турындгы язмалар белән таныша алачаксыз.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ