Логотип Магариф уку
Цитата:

География фәнен укытуны — яңа югарылыкка

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты базасында гомуми уку йортларында эшләүче география укытучыларының республикакүләм фәнни-методик семинары булып узды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыг...

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты базасында гомуми уку йортларында эшләүче география укытучыларының республикакүләм фәнни-методик семинары булып узды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлеге каршысында эшләп килүче географик белем бирү комиссиясе, Россия география укытучылары берләшмәсенең Татарстан бүлеге әлеге семинарны оештыручылар булып торды. Семинарга республикабызның муниципаль районнарының мәгариф идарәләре каршысында эшләп килүче география укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре, кайбер мәктәп директорлары, әйдәп баручы география укытучылары, географиядән БДИ экспертлары, КФУның география кафедралары галимнәре һәм укытучылары чакырылган иде.


IMG_1492


Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:


– география фәнен үстерү һәм аның укыту методикасын камилләштерү;


– география фәне буенча талантлы укучылар белән эшләү алымнары;


– географиядән бердәм дәүләт имтиханнарының 2017 елгы нәтиҗәләре.


Фәнни-методик семинарны КФУның беренче проректоры, Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлеге каршысында эшләп килүче географик белем бирү комиссиясе рәисе, социология фәннәре докторы, профессор Р.Миңзарипов ачты һәм, семинарда катнашучыларны тәбрикләп, алар алдында география фәнен һәм белемен үстерү буенча алда торган бурычларга тукталды.


Семинарда катнашучылар алдында  чыгыш ясадылар:


С.Котенкова – икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Идарә, икътисад һәм финанслар институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары – үз чыгышында семинарда катнашучыларны институт эшчәнлеге белән якыннан таныштырды, анда нинди бүлекләр (факультетлар) эшләве һәм нинди белгечлекләр хәзерләнүе турында презентация күрсәтте. «Институтыбызда 2014 елдан география, туризм белгечлекләре, география һәм экология, география һәм инглиз теле укытучылары хәзерли башладылар. Биредә география белгечлекләре хәзерләү максатыннан география һәм картография, география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедралары эшли. Аларда зур тәҗрибәле галимнәр, укытучылар хезмәт куя. Хәзерге вакытта институтта студентларга уку һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган», – диде ул.


IMG_1508


Т.Федорова – педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе – үз чыгышында республиканың гомуми белем бирү уку йортларында география фәнен укытуның торышы турында сөйләде, география фәнен укытуда булган уңышларга, аеруча бу өлкәдә булган кимчелекләргә тукталды. Соңгы елларда география фәне буенча Россия күләмендә уздырыла торган олимпиадада җиңүчеләрнең булмавы һәм призерларның аз булуына үзенең борчылуын белдерде. 2017 елда география фәне буенча бердәм дәүләт имтиханнарында барлыгы 140 укучы катнашуын һәм шулардан бер укучы да 100 балл җыя алмавын әйтте, ә 2016 елда бу күрсәткеч буенча алты укучының 100 балл җыюына басым ясады. Алдагы эшчәлек барышында республикабыз мәктәпләрендә география фәне буенча белемнәрне үстерү турында укытучылар алдында торган бурычларга тукталды.


И.Гайсин – педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУның  география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире – үз чыгышында республика гомуми белем бирүче уку йортларына география укытучыларын хәзерләү проблемаларына тукталды. Кафедра галимнәре һәм укытучылары, ел саен география укытучылары өчен Казан шәһәрендә һәм Буа, Балык Бистәсе, Кукмара, Сарман, Теләче, Тукай районнарында булып, география һәм экология фәннәрен укытуда булган актуаль проблемаларга багышланган фәнни-методик конференцияләр, семинарлар үткәрүләре турында әйтте. Бигрәк тә мәктәп укучылары өчен табигатъ белеме һәм география фәннәре буенча күпсанлы фәнни-тикшеренү конференцияләре, алар арасында яшүсмерләрнең К.Насыйри исемендәге төбәкара, профессор Ә.Тайсин исемендәге республикакүләм укулар һ.б. барлыгын ассызыклады.


Г.Зарипова – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры – үз чыгышында география фәне буенча үткәрелә торган олимпиадаларның соңгы биш елдагы нәтиҗәләренә багышланган презентация күрсәтте. Ул бигрәк тә «мәктәп – муниципаль район һәм шәһәр – төбәк этабы – Россиякүләм» географиядән үткәрелә торган олимпиадалар нәтиҗәләренә җентекләп тукталды. Беренче тапкыр Татарстанда республиканың яшь географлары турнирын 2016 елда «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә үткәрүләрен хәбәр итте. «Анда республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 17 команда катнашты. Аның нәтиҗәләре безне куандырды, география фәне буенча белемле укучылар күплегенә сөендек», – диде ул.


А.Мөхәммәтов – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге директоры – үз чыгышында республикада географиядән 2017елгы БДИ бирү нәтиҗәләренә тукталып, биремнәрне үтәү динамикасын күрсәтте. Соңгы елларда XI сыйныф укучылары арасында географиядән БДИ бирүчеләр саны кимүенә игътибар итеп, түбәндәге саннарны китерде. 2014 елда география буенча бердәм дәүләт имтиханнарын – 292 укучы, 2016 елда – 153, ә 2017 елда нибары 140 укучы гына бирүен әйтте. Моның төп сәбәбе – югары уку йортларына кергәндә географиядән имтихан нәтиҗәләренең география, картография, экология һәм табигатьтән файдалану белгечлекләренә генә кирәк булуына басым ясады.


IMG_1507


Д.Нәбиуллин педагогика фәннәре кандидаты, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбе директоры – районда география фәне укытуның торышына анализ ясады, барлык география укытучыларын да борчый торган мәсьәләләрне ассызыклап күрсәтте, чишү юлларын бергәләп эзләргә чакырды. Балык Бистәсе районы буенча IX сыйныф укучыларының 35 проценты төп дәүләт имтиханы итеп географияне сайлаганлыгын искәртте һәм быелгы нәтиҗәләрнең узган елгыга караганда югарырак булуын әйтеп узды.


Семинар эшендә шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми мәктәпләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе,  педагогия фәннәре кандидаты Л.Сәүбәнова катнашты.


Илгизәр ГАЙСИН,

КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ