Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый

Россия Дәүләт Думасының милли телләрне укыту турындагы закон проекты беренче укылышта каралган утырышта документны үзгәртү турында карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстаннан Дәүләт Дум...

Россия Дәүләт Думасының милли телләрне укыту турындагы закон проекты беренче укылышта каралган утырышта документны үзгәртү турында карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр иткән. 


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

«Иң мөһиме – бүген без закон проекты нинди юнәлештә үзгәрәчәген билгеләүче карар кабул иттек. Әгәр дә без әлеге теманы язгы сессиягә «чишәргә» телибез икән, текст белән эшләргә кирәк. Башка юл юк», - диде депутат.


Карарда туган телләр һәм дәүләт телләре, бүгенге кебек үк, программаның мәҗбүри өлешендә укытылачак диелгән. Шул ук вакытта ата-аналар һәм укучылар өйрәнәчәк телне сайлау хокукына ия булачак. Укыту сәгатьләре кысаларында руслар рус телен, татарлар, телиләр икән — татар телен өйрәнәчәк. Моннан тыш, федераль мәгариф стандартлары рус балаларына теләкләре буенча Татарстанның дәүләт телен – татар телен өйрәнү мөмкинлеген күз алдында тота, дип сөйләде Гыйльметдинов.


Депутат сүзләренчә, документ шулай ук туган телләрне өйрәнү концепциясен һәм аларга ярдәм фонды булдыруны күздә тота. Икенче укылышка Россия Мәгариф министрлыгы туган телләр буенча стандартларны кабул итүне тәэмин итүче барлык кирәкле норматив документларны әзерләячәк.


«Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый. Алай булмаячагын барысы да яхшы аңлый. Беркем дә андый йөкләмә бирмәде», - диде Гыйльметдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ