Һава транспорты – футбол сөючеләр арасында иң популяры

Бүгенге көндә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын карарга килгән 1,5 миллион җанатар һава буенча хәрәкәтләнүне өстен күргән. Журналистлар белән видеоконференция форматында узган очрашуда Россия транспорт министры Евгений Дитрих шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә 13 аэропорттан 12 515 рейс башкарылган. Турнир дәвамында 4 миллионнан артык кеше очкычлар хезмәтеннән файдаланыр дип көтелә», – диде министр.20180620_163421

Добавить комментарий