Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр районда шундый Нариман булсын иде

Чирмешәннең кадет-интернат мәктәбе кайчандыр ябылырга торган уку йорты була. Ә хәзер аңа тиңнәр юк дисәк тә хата булмас. Директор Рафаэль Сөләйманов әйтүенчә, аларның еллар буе чишә алмыйча аптыраган...

Чирмешәннең кадет-интернат мәктәбе кайчандыр ябылырга торган уку йорты була. Ә хәзер аңа тиңнәр юк дисәк тә хата булмас. Директор Рафаэль Сөләйманов әйтүенчә, аларның еллар буе чишә алмыйча аптыраган проблемаларын Нариман исемле егет чишәргә алынган. Бүгенге көндә Рязань хәрби училищесында укучы Нариман Сваровский үзе дә 10-11 сыйныфларда шушы мәктәптә белем алган икән. Гел “бишле”гә генә укыган, лидер егет булган.


Фото: edu.tatar.ru Фото: edu.tatar.ru

Ярдәм болайрак башлана. Моннан берничә ел элек ТР Президенты Р.Миннеханов Чирмешәнгә яшьләр үзәге ачарга килә. Ә Нариманның туган якларына ялга кайткан чагы була. Районга илбаш килүен ишеткәч ул аңа үзен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Җае да табыла. Илбашка гозерен җиткерә ул. Рөстәм Нургалиевич "ярдәм итәрбез" ди. Соңрак Нариман Мәскәүдә Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле М.Бабич белән дә очрашып сөйләшә. Монда да кадет-интернат мәктәбенең проблемаларын җиткерә. Бу сөйләшүләр эзсез узмый, егет мәктәпкә капремонт ясатуга ирешә.


Ремонт кыска срокта ясала. Җиһазларны гына кайгыртасы кала. Нариман РФ икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадырова белән элемтәгә кереп бу мәсьәләне дә хәл итә.


Әлбәттә, заманча спорт зал һәм ашханә дә сорый яңартылган кадет мәктәбе. Тагын ТР илбашы белән сөйләшү мөмкинлеге туа. Нариманның бу юлы да сүзе үтә. Мәктәпкә спорт зал һәм ашханә төзеп бирәләр.


Бөтен мөмкинлек булдырылды кебек. Әмма юк икән әле. Тагын бер мөһиме калган – автобус. Монысын да Нариман хәл итә. Курсант буларак Мәскәү Кремлендә үткәрелгән бер чарага барып эләгә ул. Шунда РФ оборона министры Сергей Шойгу белән сөйләшеп карарга уйлый. Ялгышмый егет. Мәсьәлә хәл ителә – кадет мәктәбенә автобус бирелә.


Менә шундый гаҗәеп кеше ул Нариман. Әкият герое сыман. Нинди эшкә алынса да ихласлыгы беренче урында, булсын дип эшли. Үз сүзен тота, үз дигәненә ирешә.


         Нариман Сваровский Рязаньда да актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. Мәктәпләрдә еш була, балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үз өлешен кертә. Моннан тыш, үзе яраткан спорт төре – грек-рим көрәше буенча ярышлар үткәрә. Катнашучыларны да, иганәчеләрне дә үзе таба.


Нариманның гаиләсе Чирмешәнгә моннан 8 ел элек Ерак Себердән күченеп кайткан. Бу төбәк әнисе Гөлсирә ханымның туган ягы. Иске Үтәмеш авылында туып-үскән ул, бүгенге көндә шушы авылда яши. Рязаньда белем алучы Нариман да, үзеннән яшь ярымга гына олырак абыйсы Тимур да әнисе янында еш кунак.



  • Тимур Самарада укый, хирург булырга җыена. Нариман хәрби булырга ниятләде. Әтисе дә, бабасы да хәрби кешләр иде. Хәтта бабасының атасы да. Хәрбилек нәселдән килә. Ирем поляк иде, - диде әниләре Гөлсирә ханым.

  • Тимур нейтраль исем инде. Катнаш гаиләләрнең бу исемне сайлавы аңлашыла. Ә менә Нариман исеме кушуыгызның сәбәбе нәрсәдә?

  • Улларыбызның икесенә дә исемне ирем кушты. Бер туганнары (кияү тиешле кешеләре) Тимур исемле иде. Ирем аның яхшылыгына гел соклана “бигрәк яхшы холыклы, киң күңелле кеше” дип мактый иде. Шуңа улыбызга Тимур кушасы килде.


Нариман исеменең дә тарихы шулайрак икән. Төмәндә Нариман Хәсәнович дигән гаилә дуслары булган аларның. Җитәкче урында эшләгән кеше. Ул да бик яхшы кеше булганга Гөлсирә ханымның ире Анатолий шушы исемгә тукталган.


Тимур да, Нариман да әниләренә бик ярдәм итә икән. “Бөтен эшемне эшлиләр. Ир-ат, хатын-кыз эше дип тормыйлар. Идән дә юалар. Бакча эшләрен дә башкаралар. Акча белән дә ярдәм итәләр. Пенсиям бик кечкенә минем. Әни дип өзелеп тора улларым”, - ди Гөлсирә ханым.


Нариманның хәзер Чирмешәндә яңа вазыйфасы да бар: район башлыгы ярдәмчесе ул. Әле курсант кына булган, 24 яшьлек егеткә менә шундый ышаныч күрсәткәннәр. Дөресрәге, ул әлеге ышанычны үз тырышлыгы белән яулап алган. Менә шундый курсантлардан генераллар чыгарга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ