Логотип Магариф уку
Цитата:

Идел Кыямов: «Мин татар кызына гына өйләнәчәкмен!»

Яңа буын татар яшьләре дигәч, күз алдына нинди яшьләр килеп баса? Һәрхәлдә, минем фикерләвем буенча, татар теле, мәдәнияте, татар сәнгатен яратучы, ә иң мөһиме – татарча сөйләшә белүче яшьләр булырга...

Яңа буын татар яшьләре дигәч, күз алдына нинди яшьләр килеп баса? Һәрхәлдә, минем фикерләвем буенча, татар теле, мәдәнияте, татар сәнгатен яратучы, ә иң мөһиме – татарча сөйләшә белүче яшьләр булырга тиеш. Бүген журналистлар белән очрашуга килгән Идел Кыямов та – шундый чын татар егетләренең берсе. Сүз әлбәттә, бүген барыбызны да борчуга салган татар теленең киләчәге хакында барды.
– Гаиләмдә бары тик татарча гына сөйләшеп үстем, Казанның Ш.Мәрҗәни исемендәге татар гимназиясендә белем алдым. Кая гына барсам да, үземнең татарлыгымнан һич кенә дә оялмыйм. Киресенчә, армия сафларында хезмәт иткән вакытларда да мин – Казаннан, татар дип таныштыра идем үземне. Тагын шунысы кызык, бездә татарча сөйләшергә ничектер оялып йөрсәләр дә, чит илләрдә яшәүче дусларым арасында татар телен өйрәнүгә карата ихтыяҗ зур.
WhatsApp Image 2018-06-07 at 18.13.16
– Татар теленә мәхәббәт, хөрмәт булсын өчен, нинди проектлар өстендә эшлисез?
– «Татарстан» радиосы аша чыгарылган тапшыруларны тыңлап беләсездер, күптән түгел генә «Кире» фильмы төшерелде, аудиоязмалар әзерләнә һәм Изге Рамазан аеда тагын бер сюрприз булачак – Рәмзия Габделхакованың «Сират күпере» дигән хикәясен яздыру өстендә эшли башладым. Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.
– Идел, Сез татар теленә гаиләдә сөйләшсәң генә онытмаска була, балаларда телгә, мәдәният, әдәбиятка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк дип әйтеп уздыгыз. Сез татар кызына өйләнәчәксезме?
– Әлбәттә, минем булачак хатыным – татар кызы булачак. Балаларым да бары тик татар мохитендә тәрбияләнер дип уйлыйм, Алла бирса. Гомумән, мин катнаш никахларга каршы фикердә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ